Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Кечкенә пациентлар өчен – татлы ризыклар

Бидәңгенең фельдшер-­аку­шерлык пункты мөдире ­Әлфия Абдрахманованы туган авылында һәркем белә һәм хөрмәт итә, ә җирлектәге балалар аны урамда күргәч, йөгереп килеп исәнләшергә ашыга.

(Тәтеш, 9 октябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова  (автор фотосы)  ). Әлфия Хәлил кызы һөнәрен балачактан ук сайлаучылардан һәм аңа беркайчан да хыянәт итмәүчеләрдән. “Ышанмассыз да, мин өченче сыйныфта укыганда ук Рауза апа Ибраһимова кебек шәфкать туташы булырга теләү турында инша язган идем. Ул миңа үрнәк булды”, – дип уртаклаша ул.

Медицина хезмәткәренең хезмәт стажы – утыз ел. ФАП озак еллар авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында урнашып тора,  әмма узган елны Татар Бидәңгесендә яңа медпункт төзиләр. Әлфия Хәлил кызы карамагында хәзер яңа җиһаз, һәм, аеруча да әһәмиятлесе, бинада кайнар, салкын су, санузел бар.

“Аз хәрәкәтләнүчән гражданнар белән эшлим, диспансер күзәтүне һәм көндәлек патронаж йөрүне тормышка ашырам, прививкалар ясыйм. Бездәге кешеләрнең күп өлеше – өлкән яшьтәгеләр, шуңа күрә аларны нигездә кан басымы борчый. Кайвакытларда ял көннәрендә дә, төннәрен дә кешеләргә ярдәм күрсәтергә туры килә. Әгәр зарурилык килеп чыкса, авыруларны Тәтеш үзәк район хастаханәсенә яки Олы Тархан участок хас­таханәсенә җибәрәм, ә андагы табиб Ләлә Зариф кызы Рәхмәтуллина белән берничә елдан бирле даими хезмәттәшлектә эшлибез”, –  дип сөйли Әлфия Хәлил кызы.
Ул аеруча да кечкенә пациентлар белән эшләргә ярата: аның өстәл тартмасында алар өчен махсус татлы ризыклар саклана. Шуңа күрә Бидәңге сабыйлары шәфкать туташы янына һәрвакытта шатланып бара. 
Әлфия Хәлил кызы төрле әйберләр бәйләргә һәвәс. Буш вакытлары булганда ул нәкъ тә менә шуның белән шөгыльләнә: әмма шулай да Абдрахмановларның йорт хуҗалыгы да шактый зур, шуңа да иркенләп утырыр өчен вакыт ягы күп калмый диярлек. Әзер кул эшләнмәләрен ул туганнарына һәм танышларына өләшә икән.
Кызы Илүзә әнисе сукмагыннан киткән: медицина белеме алып, Ульян хас­таханәләренең берсендә тайпылышлы туган сабыйлар бүлегендә эшли. 

Әлфия Хәлил кызының медицина училищесын тәмамлаганнан соң туган авылына кайтуына өч дистә вакыт узса да, сайлаган һөнәренә карата үкенү хисләре аңарда бер генә тапкыр да ­булмаган. “Кешеләр алдында минем намусым чиста”, – ди ул һәм ярдәм күрсәтергә туры килгән авылдашларының халәте яхшыруына һәрвакытта чын күңелдән сөенүен яшерми.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев