Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Келәш авылында яшәүче Саттаровлар гаилә коруларына 50 ел тулуны билгеләп үттеләр

Юбилярлар гомерләре буе туган авылларында хезмәт иткәннәр. (Тәтеш, 26 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

(Тәтеш, 26 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Келәш авылында яшәүче Рәшит һәм Сания Саттаровлар гаилә коруларына 50 ел тулуны билгеләп үттеләр. Юбилярлар гомерләре буе туган авылларында хезмәт иткәннәр. Рәшит Фуат улы 42 ел механизатор булып эшләсә, тормыш иптәше Сания гомер буе данлыклы «Путь Илича» колхозы идарәсендә бухгалтер булган, эшче куллар кытлыгы булганда төрле эшләргә йөргән, гектарлап чөгендер кишәрлеге дә эшкәрткән. Рәшит Фуат улы бүген дә мәчет эшчәнлегендә актив катнаша. Гаилә үзенең тырышлыгы, максатчанлыгы белән данлыклы. 3 балалары да әти-әниләренә охшап эш сөючән, тәвәккәлләр.

Юбилярларны Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыпович Сафиуллов исеменнән Келәш җирлек башлыгы Фәнил Хәлим улы Галимов котлады.Алтын туйларын билгеләүче авылдашларына җылы теләкләрен авыл башкарма комитеты секретаре Миләүшә Рәшит кызы Камалетдинова һәм мәдәният хезмәткәре Гөлчәчәк Галимова җыр аша да җиткезделәр.

фотоны Гөлчәчәк Галимова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев