Тәтешле Ксения Горбунова күңеле яраткан һөнәрне сайлавын раслый.
(Тәтеш, 20 декабрь, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы)). Кыз мәктәптә укыган чакта ук табиб булырга хыяллана, әти-әниләре дә аның теләген хуплый. Әмма медицина институтында бәйге зур була, шуңа күрә абитуриент документларын фармацевтика факультетына тапшыра.
“Укуы җиңел түгел, ләкин шул ук вакытта кызыклы да иде, – дип искә ала ул студент елларын. – Без теорияне генә җентекләп өйрәнеп калмадык, предприятиеләрдә, ботаник бакчада һәм, әлбәттә, даруханәләрдә мавыктыргыч гамәли дәресләр уздык”.
Ксения үзенең туган ягына, йөрәгенә якын Тәтешенә һәрвакытта күңеле тартылуы белән уртаклашты, ул үз парын – Романны да шунда очрата, аның белән гаилә кора, хәзер алар уллары Германны үстерә. Дипломлы белгеч хезмәт эшчәнлеген кече ватанында башлап җибәрә, ә бездә медицина кадрлары белән еш кына шулай килеп чыга.
“Даруханәдә өченче ел эшлим, – ди Ксения Павловна. – Һәм фармацевт беренче класслы белгеч, фармакология, фармакотерапия, фармацевт химиясе, даруханә технологияләре, медикаментоз препаратлар кебек, шундый өлкәдә тирән белемгә ия булырга тиешлеген чын-чынлап аңладым. Шулай ук төгәл итеп товарны дөрес хисаплау һәм клиентларга теге яки бу препарат турында киңәш бирә белергә тиеш”.
Яшь белгеч белдергәнчә, аңа һөнәр үзләштерүдә тәҗрибәле остазлары Надежда Мишухина белән Наталья Козлова ярдәм иткән, алар фармацевт беренче чиратта сабыр һәм аралашучан, зиһенле, һәм әлбәттә инде, эшенә зур җаваплылык белән карарга тиеш диләр.
“Безгә килгән кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишетүе һәм үзеңнең ниндидер дәрәҗәдә кешеләргә булышуыңны аңлавы бик рәхәт, – ди Ксения. – Һәркайсын тыңларга һәм аңа даруны дөрес сайлауда, шулай ук дөрес дәвалану барышы хакында киңәшләр бирергә тырышам. Мин фармацевт һөнәрен сайлавым белән горурланам, югыйсә ул яшьләр арасында аеруча да киң танылу белән кулланылмый. Диплом алу гына аз – даими укырга, чагыштырырга, яңа мәгълүматны өйрәнергә кирәк. Шул чакта син үзеңне даруларны да, чирләрне белүдә дә профессионал дип әйтә аласың. Ярдәм итәргә теләвеңнең ихласлылыгын чынлыкта да клиентлар тоя, шуңа күрә кешеләргә чын күңелдән ярдәм итү мөһим”.
Нет комментариев