Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Хезмәт сөючәнлекне әти-әнисеннән мирас итеп алган

Дания Гайсина гомер буе туган районында эшли.

(Тәтеш, 12 март, «Тәтеш таңнары»). Келәштә туып-үскән хатын-кыз абыйсы белән ничек итеп әти-әнисенә балачактан ук ярдәм итүен искә төшерә. 

– Әби көн саен безгә көндәлек эшне теркәп куя иде, – ди елмаеп Дания Мөнир кызы. – Башта өйдә эшкә өйрәттеләр, аннары, олыгая төшкәч, кырга чөгендер эшкәртергә дә йөрдек, печән дә чаптык, эшсез утырмадык.

(Тәтеш, 12 март, «Тәтеш таңнары», Лина Тихонова). Дания ханым әтисеннән – максатчанлык, куелган бурычны теләсә нинди ысуллар белән башкарырга омтылырга, әнисеннән яхшы хуҗабикә булырга, гаилә учагының җылысын сакларга өйрәнүен әйтә.

Сигезьеллыкны тәмам­лаганнан соң, Лаеш техникумына бухгалтерлыкка укырга керә, үзенең колхозында практика үтә. Анда яшь зоотехник Әнвәр белән таныша, аралаша ­башлыйлар.
Кыз техникумны тә­мамлап, туган йортына кайта һәм икътисадчы булып эшли башлый. 
– Ул чакта колхоз рәисе Ибра­һим Вәли улы Садыйков иде. Мине шеф­лыкка алды, һөнәремнең неч­кәлекләренә төшенергә ярдәм итте, – ди елмаеп Дания Мөнир кызы. – Кырыс иде, әмма гадел булды. 

Яшьләрнең мөнәсәбәте Келәш җирендә ныгыган да инде, күңелле итеп туй уздырганнар, колхоз аларга торак биргән, балалары Ильмир белән Илсөяр туган. 
– Эш күп иде, абзар-кура тулы терлек, улым кечкенә, иҗтимагый тормыш актив иде, әле тагын ирем белән авыл мә­дәният йортында драм­түгәрәккә йөрергә, кабатларга, чыгышлар ясарга да өлгердек, – дип искә төшерә хатын-кыз. 

1985 елда ирен Ала­бирде авылына “Россия” колхозы рәисе итеп күчергәннәр, бер елдан соң ул гаиләсен дә шунда алып киткән, һәм Дания Мөнир кызына икътисадчы ­вазифасына урын табылган. 

Балалары буй җиткән, Гайсиннар аларны хезмәт сөючән һәм йөкләнгән эшкә җаваплы булырга өйрәтеп үстергән. 

Гаилә башлыгының авырып китүе һәм бакыйлыкка күчүе зур югалту булган. Бу алар Тәтешкә күченгәч, улы яңа гына – техникум, ә кызы мәктәп тәмамлаган чак булган. Әниләре балаларына югары белем бирергә хыялланган, бу башта ук булмаган, әмма ул аларның киләчәктә һичшиксез югары белемле булачак дип үзенә сүз биргән – һәм вәгъдәсен үтәгән.  
Дания Мөнир кызы Техник инвентаризация бюросында 18 елга якын эшли. 
– Башта бухгалтер идем, ул чакта коллективта 15 кеше хисапланды, аннары статист булдым, хәзер  җитәкче – барлык хезмәтләремне берүзем башкарам, – ди хатын-кыз. – Документларны рәсмиләштергәндә дөреслек һәм төгәллек кирәк, чөнки кешеләр өчен бу бик мөһим, аң­латам, әгәр берәр нәрсә аңлашылмаса, киңәшләр бирәм. 

Дания Гайсинаның хезмәт уңыш­лары лаеклы бүләкләр бе­лән билгеләп үтелгән, арада иң әһәмиятлесе – ­республика ведомствосының Мактау грамотасы.

Шулай да ул үзенең гаи­ләсен иң мөһиме дип саный: балалары аңа дүрт онык бүләк иткәннәр. 

– Барысы да кунакка кайткач, өй шау-гөр килеп тора, әмма моңардан арымыйсың, киресенчә, көч-куәт барлыкка килә, – дип уртаклаша хатын-кыз. – Яраткан кешеләремне өчпочмак, манты белән сыйлыйм, кемнең нәрсә яратуына карап әзерләргә тырышам, шуңа да мин әби инде, – дип елмая Дания Мөнир кызы. – Якыннарым белән үткәрелгән ­вакыт – иң бәхетлесе. 

фотосы: Дания Гайсина гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев