Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Хезмәте барның – хөрмәте зур

Тәтеш районы Олы Тархан авылында гомер кичерүче Әдһәм абый Чукмаров белән өч ел элек март аенда очрашкан идек.

(Тәтеш, 1 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина, фото гәҗитебез архивыннан). Аның хакындагы язманың “Тәтеш таңнары”нда басылып чыгуы әйтерсең лә кичә генә булгандай тоела.  Ул чакта Әдһәм абый капка төбеннән үк чыгып каршылаган иде. Хатыны Светлана апаның ягымлы елмаеп табын тирәсендә кайнашуы, без аралашканда сабыр гына җавап биреп, үзенең фикерен һәм теләген белдерүе хәтергә сеңеп калган. Бу юлы телефон аша аралаштык. Әдһәм абый үзенең ничек районыбызның авыл хуҗалыгына керткән тырыш хезмәте, “Волга” колхозында  зоотехник булып эшләгән вакытларын җентекләп, һәр алга киткән мизгелләрен берәмтекләп сөйләде. Үргә атлаган баскычларны бөтен нечкәлекләренә кадәр йөрәк сандыгында саклаганы әллә кайдан сизелә. Хәтере, күзләр генә тимәсен, яшьләрне көнләштерерлек әле. “Алга” колхозына җитәкче булырга ике тапкыр өндәделәр. 1981 елның авгус­тында шушы хуҗалыкка рәис итеп билгеләделәр һәм җиң сызганып эшкә тотындым. Башта халык җыелышлары уздырдым, чөнки эшне җайга салырга кирәк бит. Шулай итеп печән оны ясый башладык, башка эшчәнлекләр дә күзгә күренеп күтәрелде”, – ди әңгәмәдәшем. 

Тормыш мәшәкатьләрендәге кебек, эштә дә авырлыклар очрый, әлбәттә. Терлекчелектәге борылыш­лар, авыл эшчәннәре белән уртага салып сөйләшүләр, министрлыкка йөреп яңа техникалар юнәтүләр, яңа белгечләрне туплап аларга белемнәрен үстерүдә ярдәм итүләр... Боларның барысын да берәмтекләп санап чыгу өчен тулы бер гәҗит саны кирәк булыр иде.  

“Ул чаклардагы хезмәтемне республика җитәкчелеге дә бәяләде. Бездә семинарлар, тәҗрибә алмашу төрендәге чаралар шактый күп булды. Тагын әле җирле хуҗалык канаты астындагы авылларда төзелеш эшләрен дә җәелдереп җибәрдек. Кайберләрендә клуб, мәктәп-бакча, балалар бакчасы калкып чыкты, мәдәният йортлары яңартып төзекләндерелде, күпер ясалып, аның тирәсенә агачлар да утыртылды”, – диде Әдһәм Кәрим улы. 

Бакырчылылар белән аралашканда сулыкны халык әле дә “Чукмар күле” дип йөртүләре ачыкланды. 

“Хәзер дә әле анда балалар да, олылар да балык тота. Ул күлне авылдашыбыз Илгиз Ваһапов карап, тәртиптә тота. Җәен бала-чагалар өлкәннәр күзәтүе астында шунда су коена. Бу Бакырчы кешеләренең җәйләрен яратып ял итә торган урыны да булып тора, – диде мөгаллимә ­Рәзидә Шәмсетдинова. 

Олы Тархан кешеләре дә Светлана һәм Әдһәм Чукмаровларны бары тик мактап телгә алды.

“Әдһәм абый белән Светлана апа бик киң күңелле, башкаларга үрнәк итеп куярлык, бик ярдәмчел кешеләр. Шәфкать туташы булып эшләгән Светлана апа белән мөхтәрәм Әдһәм абый кайчан гына барсаң да һәрчак киңәшләрен биреп, кунакчыл кабул итәләр. Балалары кайтып йөриләр, оныклары да әби-бабайны ихтирам итәләр, аларга бик яратып кайталар. Әдһәм абыйның 80 еллыгын авыл мәдәният йортында зурлап уздырган идек. Алар икесе дә хөрмәткә лаек кешеләр”, – диде Заһирә Шагаева.  

Якташыбыз белән шактый озак әңгәмә кордык. Ул гадәттәгечә үткәннәрен моң-зар белдерми сөйләде дә сөйләде. 

“Хәзер инде олыгаябыз, беркая да чыгып йөрмим. Өйдәге кош-кортны ашатам, йорт хуҗалыгындагы эшләрне башкарам, – диде ул, һәм ялкынланып эшләп йөргән вакытларын тагын бер кат күздән кичерде. – Теләгем шул: эшләгән елларым балаларыма, оныкларыма гомерлек истәлек, матур хатирә булып калсын иде. Эштә төрле борылышлар булгандыр, шулай да бар көчемне җигеп хезмәт куярга тырыштым. Кешеләр – миңа, мин  аларга ышанычлы булдым. Шулай итеп, бергәләп үргә күтәрелдек. Ничә еллар үтсә дә, яныма килеп рәхмәт сүзләре әйтүләре, кешеләр арасында абруем булу белән горурланам. Бүгенге көнебез, шөкер, җитеш. Хатыным Светлана белән 58 ел тигез гомер кичердек. Балаларыбызның үз гаиләсе, оныклар бар. “Тәтеш таңнары” гәҗитен яратып укыйм.

Өлкәннәр хакында күбрәк язсагыз иде. Кемдер укып гыйбрәт алыр, сокланыр, кемдер якташларының хезмәт юлын белер”.  

Әдһәм абый белән гамьле әңгәмәбез менә шулай тәмамланды. Ә күңелдә тирән тәэсирләр, сүз белән аңлатып бирә алмый торган хис-кичерешләр калды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев