Байраш авылында яшәүче Мөшәрәфә һәм Рәфыйк Хисамовлар 50 ел бергә тату гомер кичерә.
(Тәтеш, 27 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Тәнзилә Йосыпова). Мөшәрәфә апа тумышы белән Байраштан. Язмыш җилләре аны Рәфыйк абый белән очраштырган, таныштырган, кавыштырган. Икесе дә гомере буе колхозда тырышып хезмәт куйганнар. Балалар үстергәннәр, инде оныклары да буй җиткезгән һәм оныкчыкларына сөенеп яшиләр.
“Без 1969 елның 24 декабрендә Алабирде авылында никахлашып яши башладык. Миңа ул вакытта – 17, Рәфыйкка 21 яшь иде. Шуннан соң, Баймәттә гомер кичердек. Аннары туган авылым Байрашка килеп төпләндек. Икебез дә фермада эшләдек. Мин 15 яшьтән – сыер савучы булып, пенсиягә чыкканчы терлекчелектә эшләдем. Ирем гомер буе көтү көтте, Рәфыйкның эш стажы 45 ел, үземнең – 40 ел, – ди үткәннәрне искә алып Мөшәрәфә апа. – Бүгенге көндә икебез дә лаеклы ялда. Тормышлар, шөкер, җитеш. Байраш авылында әби белән бабай булып яшәп ятабыз. Теләк шул: ил-көннәр тыныч булсын”.
Мөшәрәфә апаны бөтен яктан да бик уңган хуҗабикә дияргә була. Ул пешергән пироглар, ризыклар бик күпләрнең табын күркенә, мул сыена әйләнә. Әле тагын бакчасында үстергән яшелчәләре дә мул уңышлары белән сокландыра. Китапханәдә уздырган чараларда актив катнаша, бик матур итеп җырлый, бәйли, китаплар да укырга ярата. Алар Рәфыйк абый белән бер-берләрен хөрмәт итеп яшәделәр һәм хәзер дә башкаларга, аеруча да яшьләргә, үрнәк итеп куярлык дус гаилә булып гомер кичерәләр.
рәсемдә: Мөшәрәфә һәм Рәфыйк Хисамовлар. Гаилә архивыннан фотосы
Нет комментариев