Генерал-майор Владимир Хапаевның язмышы Тәтеш белән нык бәйләнгән: ул биредә туган, аның балачак еллары биредә узган.
(Тәтеш, 20 декабрь, "Тәтеш таңнары"Елена Викторова, Тәтеш ягы тарихы
музее материаллары буенча ).
Владимир Аверкиевич исән чагында үзенең балачагы турында болай дигән: “Үзен хөрмәт иткән Тәтешнең теләсә кайсы яшүсмере кебек, мин көймәдә ишә, балык тота, Иделне йөзеп чыга, атта тотынып утыра (иярсез, әлбәттә, малайга ияр кайдан килсен?) белергә бурычлы идем”.
Ул 1940 елда Казанда яшәгән һәм укыган, ә 17 яшендә, 1943 елның гыйнварында, үзе теләп фронтка киткән, сугыш тәмамланганда Румыниядә булган. Демобилизацияләнгән, Казанга кайткан, педагогия институтына физика факультетына укырга кергән.
Владимир Хапаев 1952 елның сентябрендә дәүләт куркынычсызлыгы органнарында, СССРның дәүләт ракета-атом-төш щиты куркынычсызлыгын тәэмин итүче беренче махсус бүлеккә эләгә, даими яшәр өчен Мәскәүгә күченә. “Без континентальара, тактик һәм башка ракеталар өчен тапшыргычлар әзерләдек. Уран чыгару һәм баету барлыкка килә торган объектларны күзәттек (мисалга, уран-238нең уран-235кә әверелүен), шартлагыч матдәләр җитештерелде”, – дип сөйләгән Владимир Аверкиевич.
Аның серен бары тик 1993 елда гына ачалар. Аңа кадәр хатыны да, улы да аның нәрсә белән шөгыльләнгәнлеген белмәгән, туганнары атом промышленносте министрлыгында эшләвенә ышанган булган.
Владимир Хапаев ярты гасыр диярлек вакыт эчендә атом-төш коралы янында шактый дозада нурланыш алган: үзенең түземлеген гади итеп аңлаткан: “Мин тәтешле, Идел буенда туган”. Ул җимерелгән Чернобыль АЭСда 1нән 18 майга кадәр СССРдагы КГБның 6нчы идарәсе опер төркеме җитәкчеләренең берсе сыйфатында Чиләбе-40та “Маяк” яшерен предприятиесендә гадәттән тыш хәлләрне тикшерү буенча оператив төркем составында була. “Мин Чиләбедә “пионер” булсам, Чернобыльдә инде – тәҗрибәле ликвидатор. Фаҗига урынына килгәч, гаҗәпкә калдым: ир-егетләр баш киемнәрсез йөри, урамда тәмәке тарта... Дөресен әйткәндә, аларны орышып та булмый – нурланышның исе юк, үзен берничек тә сиздерми, ә тирә-юньдә матурлык, бакчалар чәчәктә утыра, әкияти хуш ис аңкый”, – дип искә төшергән ул.
Владимир Аверкиевич сәламәтлеге хакында сөйләргә яратмаган. Генерал бары шул хакта гына әйтеп куйган: Чернобыльгә кадәр ул 106 кило булса, аннан соң бик тиз арада – 40ка ябыккан.
Дәүләт куркынычсызлык органы хезмәткәре 2009 елның 24 ноябрендә якты дөньядан киткән.
Тәтештәге кадет мәктәп-интернаты генерал-майор Владимир Аверкиевич Хапаев исемен йөртә.
Нет комментариев