Миннехади абый һәм Саҗидә апа Сөләймановлар 60 ел иңне-иңгә куеп яшиләр
Аларның августта бриллиант туйлары.
(Тәтеш, 15 август, "Тәтеш таннары").
Түбән Тархан авылында яшәүче Миннехади абый һәм Саҗидә апа Сөләймановлар 60 ел иңне-иңгә куеп яшиләр.
- Шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 60 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган, - дип уртаклаша авылдашлары Гүзәл Шәмсетдинова. - Аларның августта бриллиант туйлары. Алдагы тормышларында да исәнлектә, бәхетле, матур гомерләр кичерсеннәр иде.
Сөләймановлар гаилә архивыннан фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев