Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Мөлаем, киң күңелле һәм аралашучан сатучы

Бакырчы авылы кешеләре Ильмира Ибраһимованы мактап туя алмыйлар.

(Тәтеш, 24 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Сиринә Сәйфетдинова). Сатучы булып эшләүчеләрнең күпчелеге, безнең уйлавыбызча, җаваплылык, мөлаемлылык һәм кешеләр белән матур мөгамәләдә булу сыйфатларына ия. Алар ишектән килеп керүгә үк, тәмле телләре белән күңелнең бер почмагын яулап та алалар. Бакырчыдан Ильмира Ибраһимова турында авылдашлары нәкъ тә шундый фикердә.  “Авылда өч кибет эшләп тора. Аларга кешеләр күп йөри, товарлар мулдан кайтып тора, – дип уртак­лаша авыл кешесе Лилия Мәҗитова. – Шулай да,  сатучыларның да өлеше зурдан. Авылыбыз кибетләрендәге сатучыларның барысы да әй­бәтләр, уңганнар. Аларның берсе турында әйтеп үтәсебез килә. Ильмира Ибраһимова һәркемне ачык йөз, татлы сүз белән каршы ала, кирәк товарны табып бирә, булмаса, заказ  бирергә онытмас өчен, дәфтәренә язып куя. Өлгер, исәп-хисап ягыннан белемле, олыны олы, кечене кече итә белүче Ильмираны авылдашлары да, кибет хуҗасы да хөрмәт итә”. Ильмира ханым ­хакындагы җы­лы сүзләрне күп ишетергә туры килде. “Халыкта сатучылар турын­да төрле фикерләр очрый. Кемгәдер ул сатучы ошый, кемдер аңа карата тискәре фикердә була, әмма Ильмира турында беркемнән дә андый каршылык­лы фикер ишетелгәне юк. Аның әйбәтлеген, ачыклыгын әйтеп тә, аңлатып та бетереп булмас. Без аны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез”, – дип хәбәр итте безгә Бакырчыдан Фәния апа Ваһапова.

фотосы Ильмира Ибраһимованың гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев