Наталья Борисова: “Мин үз эшемне яратам”
Жуково мәдәният йорты директоры Наталья Борисова – иҗади кеше.
(Тәтеш, 28 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова (автор фотосы) ). Ул сәхнәдә тамашачыларны актерлык сәләте белән гаҗәпләндереп, үзе уйный торган рольдәге геройны җиңел генә гәүдәләндерә.
Наталья Александровна чаралар оештырып, аның барышына җитәкчелек итеп кенә калмыйча, ә спектакльләр һәм тамашаларның турыдан-туры катнашучысы да булып тора. Бу башкача була да алмый.
Ягымлы ханым Жуково авылында туып-үсә, биредә кала да. Туган ягын Буада һәм Алабугада укыган чакта гына калдырып тора. Башта рәссам-бизәүче белемен ала, аннары – педагог-оештыручы, үзешчән театр коллективлары режиссеры, социаль культура өлкәсендә персонал белән идарә итү буенча менеджер. “Мин яшьтән үк актриса яки археолог булырга хыялландым. Археолог булу нияте шуңа, сәяхәт итәргә яратам һәм һәрвакытта борынгы тарих белән кызыксындым. Актриса булырга теләүнең сәбәбе, балачактан ук театр күренешләрендә катнашу ошый иде”, – дип уртаклаша Наталья Александровна.
Хезмәт эшчәнлеген Жуково мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып башлый. Кешеләр белән аралашу, даими хәрәкәт күңеленә хуш килүен яшерми. “Уйланганнарны сәхнәдә чынга ашырырга насыйп булганда эстетик хозурлану алам!” – ди ул. Ә Наталья Александровнага тамашачы алдында еш кына чыгыш ясарга туры килә, өстәвенә авылдашлары каршында гына түгел: “Ромашкалар” вокаль ансамбле составында Тәтеш районында яшәүчеләргә һәм кунакларга үзенең иҗатын бүләк итә.
Мәдәният өлкәсендә егерме алты ел, бу елларның барысында да ул Жуково мәдәният йортында хезмәт куя. “Мин үз эшемне яратам, бу минем Ватаным, мәкальдә әйтелгәнчә: кайда туган, шунда кирәк булган. Биредә мин барысын да беләм, мине дә һәркайсы белә, алай эшләргә җиңелрәк”, – дип саный Наталья Александровна. Ул чынлап та, максатчан, шат күңелле – боларның барысы да ул, Жуково мәдәният йорты директоры Наталья Борисова, авылдашларына аеруча да җылы мөнәсәбәттә булган кеше, ә алар аңа үзара аңлашу белән җавап бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев