Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Һөнәрен яратырга әнисеннән өйрәнгән

“Р. Г. Сафиуллова” авыл хуҗалыгы предприятиесенең машина белән саву операторы Рима Фәткуллова көн саен мең килограммнан артык сөт сава.

Рима Фәткулловага сыер савучы хезмәте мәктәп елларыннан ук таныш, ул сеңлесе белән ничек итеп әниләренә эшендә булышыр өчен, аның янына йөгерүләре хакында сөйли, бу кызларның үзләренә дә ошаган, ә җәйге каникул вакытларында кызы әнисен алыштырган.

Сөендек мәктәбен тәмамлагач, чыгарылышлар­ны авылда калырга, яшьләр шәһәргә китмәсеннәр, ә авылда калсыннар дип, өндәп мөрәҗәгать иткәннәр, һәм кыз, сыйныф­ташлары белән берлектә колхоз фермасында эшләргә калган.

Нәтиҗәдә, Башчы авылы егете Наилгә кияүгә чыгып, анда яши, колхозда учетчы-лаборант булып хезмәт куя башлаган, аннары сыер савучыларны алыштыручы булып эшләгән, менә инде 20 елдан артык ул маллар карый, алардан югары ­сыйфатлы продукт ала.

“Фермада мин кайчандыр иң яше идем, – ди елмаеп Рима Зөфәр кызы, – ә хәзер – иң өлкәне. Коллективыбыз дус, җитәкчелек кайгыртучан. Хәзерге хезмәт шартларын элеккесе белән чагыштырып булмый – кул хезмәте үткәндә калды, хәзер тулысынча механикалаштырылган, су үткәргеч, транспортер бар, азык таратыла, бары тик тырышырга гына кирәк”.

Хуҗалыкка 2 ел элек­ Голландия токым­лы таналар­ кайтарганнар, хәзер инде алар сыер булганнар, күп сөт биреп сөендерәләр икән.

“Минем кул астында 51 сыер, 45е савыла һәм 6сы буаз, – ди ТРның атказанган терлекчесе. – Маллар әйбәт, тыңлаучаннар, назлылар. Минем яраткан сөтлебикәм Умка бер көнгә, бездә савым ике тапкыр башкарыла, 50шәр кило сөт бирә, ул бик тәртипле, үзенең кушаматын ишетүгә аңлап ала”.

Һөнәрдә уңышка һәм ях­шы нәтиҗәләргә ничек ире­шергә, дигән сорауга­ Рима Зөфәр кызы барлык кагыйдәләрне үтәргә, терлекләрнең вакытында бозаулавын кайгыртырга, азык рационына игътибар­лы булырга, аларны карарга, тышкы киртәгә чыгарып йөртергә кирәк, һәм бер кагыйдәне аерым билге­ләп үтеп – малтуарны яратырга, үзеңнең эшеңә намус белән карарга кирәк, дип җавап бирде.

Рима Фәткуллова савым буенча хуҗалыкта беренчелекне, районда алдынгы урынны били, машина белән саву осталарының район бәйгесендә берничә тапкыр призлы урын алган, белгечлеген камил белә.

Фермада ясалма орлыкландыру буенча техник һәм лаборант булып хезмәт куючы ире дә аңа тиң. Уллары Радик та әти-әнисе сукмагыннан киткән, фермада җиденче ел эшли – терлекләр карый һәм туган авылында калуына бер генә дә үкенми. Кызлары Рамилә Казанда яшәсә дә, үзенең гаиләсе янына еш кайтып йөри.

“Бәхет өчен күп кирәкми – сәламәтлек, яраткан кешеләрең булу, һәм, әлбәттә, яхшы яшәешне тәэмин итү өчен канәгатьлек китерә торган хезмәтең, үзеңне кирәкле итеп тою хисләре,  хезмәт хакының лаеклы булуы да мөһим”, – дип фикер йөртә Рима Зөфәр кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев