Артур белән Екатеринаның танышуы бик кызыклы: 2005 елда ул ялгыш таныш булмаган кызның телефон номерын җыйган.
(Тәтеш, 17 июль, "Тәтеш таннары", Юлия Калинина).
– Ул үз апасына шалтыраткан, ә аның номеры минекеннән соңгы саны белән генә аерылып тора. Беренче тапкырында ялгыш шалтыратуын таныды. Ә икенче көнне шалтыратып, тавышымның ошавын һәм танышырга теләвен әйтте. Шулай итеп без аралаша башладык, – дип уртаклаша Екатерина.
Ул вакытта Екатерина Казанда яшәгән һәм эшләгән, ул – Әлмәттә. Башта дуслар кебек аралашканнар. Ярты елдан соң очрашкач, башка аерылышмаганнар: бергә Әлмәткә киткәннәр. Өйләнешкәннәр, ә ике елдан Екатерина Артурны Тәтешкә күчеп китәргә күндергән.
Бикчантаевларның ике игезәк кызлары бар – Алина һәм Альбина.
– Игезәк балаларыбыз булачагын белгәч, бик гаҗәпләндек. Кызлар әниемнең туган көнендә тудылар, ә иремнең туган көнендә безне хастаханәдән чыгардылар. Башта кыз булса, аны Алина дип атарбыз дип уйлаган идек. Ә игезәкләрне көткәнебезне белгәч, икенчесен ничек атарга дип озак уйладык. Алар тугач, әнием: “Монда нәрсә уйларга? Берсе Алина булгач, икенчесе Альбина булсын”, – диде. Шулай эшләдек тә, – дип сөйли Екатерина.
Әти-әниләре сүзләренә караганда, кызлар холкы буенча бик төрле: берсе бик хәрәкәтчән, икенчесе тыйнак, берсе җыр белән шөгыльләнә, икенчесе биергә ярата. Сентябрьдә аларга ун яшь булачак.
– Безнең әти белән әни бик әйбәтләр, аларны бик яратабыз. Алар матур, игелекле һәм киң күңелле, – дип характерлый ата-аналарын Алина һәм Альбина.
Бикчантаевлар ял көннәрен бергә үткәрергә һәм мөмкин булган кадәр табигатькә чыгарга тырышалар. Безнең як бик матур, диләр.
Бу ел ир белән хатын өчен юбилей елы, октябрь аенда алар бәллүр туйларын – бергә яшәүләренең 15 еллыгын билгеләп үтәчәк.
фото: Бикчантаевларның гаилә архивыннан
Нет комментариев