Өйләрендә хөрмәт һәм аңлашу хөкем сөрә
“Гаилә җепләренең ныклыгы, әти-әни арасындагы мөнәсәбәт безнең өчен үрнәк булып тора”, – диләр Зур Әтрәч авылында яшәүче Вәлиевләрнең балалары.
(Тәтеш, 9 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). Еракта калган 1949 елның маенда Фатыйма һәм Бәдретдин Вәлиевләр бакчага бәрәңге утыртырга чыккан. Фатыйма бишенче баласына йөкле булуына карамастан, иреннән калышырга теләмәгән, ләкин кинәт тулгагы башланган һәм сабыен бәрәңге буразнасы арасында тудырган. Нарасыйга Мөнир дип исем кушканар. “Аннары, әни шаяртып, буразнада тугангадыр инде, син бик шук һәм буең да 1,81 метрга җитте, дия торган иде”, – дип көлә Мөнир Бәдретдин улы.
Вакытлар уза. Мөнир Вәлиев өлгергәнлек турында аттестат һәм тракторчы-машинист таныклыгы алып, Казанда – һөнәр училищесын, шуннан соң педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлый. Әтисе авырганлыктан, озак та үтми туган авылына кайтырга туры килә. Бу вакытта авылның шул чактагы мәктәп директорын армиягә алалар һәм һөнәр училищесының производство мастеры булып эшләү тәҗрибәсе туплаган яшь белгечне аның урынына билгелиләр. Мөнир Бәдретдин улының 41 еллык педагогия юлы шул вакыттан, 1971 елдан, башланып китә. Ә инде ике елдан соң, ул Алабирде кызына өйләнеп, гаилә корып җибәрә. Әлфия Шәфигулла кызы аңа искиткеч өч кыз бүләк итә. Ир белән хатын хөрмәт һәм үзара аңлашу хөкем сөргән гаилә нигезен булдыралар, бердәм хезмәт белән тәэмин ителгән җитешлеккә ирешәләр. Ике кызлары – Ләйлә белән Миләүшә – әти-әниләре һөнәрен сайлаган, югары белем алып, педагоглар булып эшлиләр. Кызлары Гүзәл медицина юлыннан киткән: Тәтешнең үзәк район хастаханәсендә акушерка булып хезмәт куя. Алты оныклары – Вәлиевләрнең аеруча да зур шатлыгы. Алсу юрист булырга әзерләнә, Наил – ветеринария белгече, Марат – табиб. Динә һәм Алия әлегә татар мәктәбендә укыйлар, Аяз балалар бакчасына йөри. Алар әбисе белән бабасын бик яраталар. Вәлиевләрнең тату гаиләсе белән чынлап торып горурланырга була. Тыйнак Әлфия апа барлык эшләрендә иренә терәк һәм таяныч. Аның казанышлары белән горурлануын уртаклаша. “Читтән торып Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлады. 2015 елда “Шонгат” фонды директоры итеп билгеләделәр”, – дип сөйли хатыны. – Мөнир Бәдретдиновичның 46 еллык хезмәте Мактау грамоталары һәм башка бүләкләр белән билгеләп үтелде. Алар арасында 1970 елда бирелгән “Коммунистик хезмәт ударнигы”, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Бөтендөнья татар конгрессының Мактау грамоталары, “Халык алдындагы хезмәтләре өчен” медале, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең истәлек медальләре бар”. Әлфия Шәфигулла кызы нәрсә белән шөгыльләнергә ярата дигән сорауга, Мөнир Бәдретдин улы үзенә хас шаярту белән болай дип җавап бирде: “Кул эшләре белән шөгыльләнергә, тәмле ризыклар пешерергә... һәм мине ярата!”
Мөнир Бәдретдин улы – туган якны өйрәнүче күренекле шәхес. Аның һәм кызы Миләүшә тарафыннан җыелган материаллар “Мең өйле Шонгаты яки Әтрәч кенәзлеге” тарихы китабына тупланган.
Вәлиевләр гаиләсендә хәзерге вакытта унбишенче “Әтрәч укулары”на әзерләнү хакында фикер алышу бара.
“Кешеләргә ярдәм ит, кешелекле бул! Сиңа таш атканга, аш белән ат, дигән гыйбарә бар татар халкында, тормышта үз юлыңны тап һәм җәмгыятькә файдалы булып яшә – әти белән әни безне шундый итеп тәрбияләде”, – дип уртаклаштылар кызлары.
Рәсемдә: Мөнир Вәлиев якыннары янәшәсендә./ФОТО ВӘЛИЕВЛӘР АРХИВЫННАН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев