Районның үзенчәлекле кешеләре: Галина Харитонова
Кешеләр

Районның үзенчәлекле кешеләре: Галина Харитонова

Хезмәт ветераны, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Галина Харитонова 1946 елда Тәтештә туа.

(Тәтеш, 25 апрель, «Тәтеш таңнары») Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый. Урюм мәктәбендә укытучы, Тәтешнең ВЛКСМ район комитеты бүлеге мөдире, пионерлар йорты директоры, район башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире, Тәтештәге үзәк китапханә системасы директоры булып эшли. Ул районның мәдәният тармагына җитәкчелек иткән вакытларда мәдәният бүлеге берничә тапкыр ТАССР Мәдәният министрлыгының күчмә Кызыл Байрагына ия була.

“Халыкны агарту отличнигы” билгесе, халык исәбен уздырганда күрсәткән хезмәтләре өчен медальләр һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнә.

Галина Анатольевна чәчәк, яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнә. Аның ике баласы, биш оныгы һәм бер оныкчыгы бар.


Нет комментариев