Һәрбер укучыны хәтерли
Тәтештә яшәүче, педагог Александра Данилина хәзер дә кулына иске фотосурәтләрне алганда, үзенең укучыларының исемнәрен һәм фамилияләрен бер авырлыкларсыз әйтеп бирә ала.
(Тәтеш, 18 март, “Тәтеш таңнары", Юлия Калинина, автор фотосы). “Бу кыз – тыныч, җаваплы, әлеге малай шук һәм тиктормас иде, ә хәзер Казанда мәктәп директоры булып эшли”, – дип сөйли Александра Александровна аклы-каралы сурәтләрдә елмаеп торган мәктәп укучыларын күрсәтеп.
Аның балачагы сугыш елларына туры килә: ул вакытлардан алып шактый еллар узуга карамастан, ачлык һәм мохтаҗлык турындагы хатирәләр күңелендә саклана.
Әнисе һәм апасының үзләренең өй кирәк-яракларын һәм киемнәрен сатып алучыларны эзләп, йорт буенча йөрүләрен хәтерли. Әтиләре фронттан кайткач кына тормышлары бераз җайга салына.
Тәтеш педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, билгеләнеш буенча Свияжскидагы акыл үсеше ягыннан артта калучылар өчен ярдәмче мәктәп-интернатка эләгә.
Александра Александровна озак та үтми кияүгә чыга. Ире белән бергә, ул шулай ук педагог, юллама буенча Олы Тарханга килеп төпләнәләр. Мәктәптә эшлиләр. Ул – башлангыч сыйныфлар укытучысы, ире – физкультурачы.
Педагогның язмышында пионерлар йорты директоры булып эшләгән чаклар да була, һәм берничә ел узгач яраткан хезмәте – укытучылыкка кайта.
Александра Александровна гомеренең күп өлешен Тәтештәге 1нче урта мәктәптә укыта һәм шәһәрнең йөзләгән малае һәм кызын укырга-язарга өйрәтеп, лаеклы ялга чыга. Александра Данилина кырыс, әмма гадел укытучы була. “Укучыларымнан үземнең хакта яхшы сүзләр генә ишетүем сөендерә. Аларның күбесе мин тәрбияләргә тырышканча, тәртипле кешеләр булып җитештеләр. Алар арасында табиблар, укытучылар, җаваплы хезмәткәрләр бар”, – ди ул.
Ольга Бабаева (Филиппова): “Аның назлы, йомшак куллары нигәдер әлегә кадәр күз алдымда тора. Ул безгә беркайчан да тавыш күтәрмәде, һәрчак елмайды”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев