Росгвардиядә хезмәт итүе белән горурлана
Әгәр армиягә тагын бер тапкыр чакырсалар, янә әлеге данлы гаскәрләргә барыр идем, дип уртаклашты Иван Митрюшкин.
(Тәтеш, 1 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). “Чакыру кәгазе алгач, нинди гаскәргә эләгәчәгемне уйламадым, – ди яшь ир-егет. – Шулай да хәрби бурычымны намус һәм бөтен җаваплылык белән үтәячәгемне ныклап белдем”.
Тәтешле ике ел элек башта Ростов өлкәсендә БТРга механик-шоферлыкка шәхси составны әзерләү үзәгендә өйрәнү үткән. Килдешле Ростов-Донда узган Җиңү парадында катнашуын әлеге вакытларның мөһим вакыйгасы дип атады.
“Барысы да бик тантаналы һәм матур булды, – дип сөйли Иван. – Парад маршында хәрби хезмәткәрләр катнашты, бу Ватаныбыз өчен соклану һәм горурлык хисләре уятты”. Иванны соңрак Мәскәү өлкәсенә, Балашиха поселогына җибәргәннәр. “Мине Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең оператив билгеләнештәге аерым дивизиягә билгеләделәр, анда инде БТР-80гә өлкән механик-шофер вазифасына куйдылар, машина бирделәр, – ди ул. – Безгә зур җаваплылык йөкләнүен аңладык, кешеләрнең гомере һәм сәламәтлегеннән дә кадерлерәк берни юк, аларга бернинди куркыныч та янарга тиеш түгел һәм без үз эшебезне намуслы итеп үтәдек”. Ефрейтор Митюшкин командирлары, хезмәттәшләре турында олы хөрмәт белән сөйли.
“Әлеге ел минем холкыма кыюлык өстәде, тәртипкә, түзем булырга өйрәтте. Мин күп нәрсәләр үзләштердем һәм минем өчен бу бик кадерле”, – ди Иван Митрюшкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев