Рубин Ягудин: “Мин Атлантик, Тын, Төньяк Боз океаннарында йөздем”
Олы Тарханда туган Рубин Ягудин бүгенге көндә Санкт-Петербургта яши.
(Тәтеш, 3 апрель, «Тәтеш таңнары», Ләйлә Ягудина). Аның авыл малаеннан алып капитанның беренче ярдәмчесенә кадәрге тормыш юлы кызыклы.
– Рубин Солтанович, якты хыялыгызны чынга ашыруга сезнең беренче адымыгыз нинди булды?
– Мин 10нчы сыйныфны тәмамлап, елга техникумына укырга кердем. Казанда ике ел укыганнан соң мине Төньяк флотка хезмәт итәргә чакырдылар. Әлеге вакыт эчендә Атлантик, Тын, Төньяк Боз океаннарында йөздем. “Ерак поход өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләндем.
Безнең суднолар Урта диңгездә Алтынчы Америка флотына каршы торды.
– Сезгә кайларда булырга туры килде?
– Мин Кызыл, Мәрмәр, Кариб, Сары диңгезләрдә, Куба, Гран-Канария, Гвинея, Ладога һәм Онего күлләрендә булдым. Безнең корабль нигездә төньяк: Баренцево, Карск, Ак диңгезләрдә булды. Хезмәтне тәмамлагач Казанга кайттым, техникумны тәмамладым. Самарада сәүдә флотында эшләдем. Без рейслар белән Балтыйк һәм Кара диңгез, Европа илләрен үттек. Пенсиягә чыккач без гаилә белән Санкт-Петербургка күчендек.
– Бүгенге көндә сез нәрсә белән шөгыльләнәсез? Сезнең эшчәнлек шулай ук су транспорты белән бәйлеме?
– Хәзерге вакытта пассажир теплоходында капитан ярдәмчесе булып эшлим. Без чит ил кешеләре өчен экскурсияләр үткәрәбез.
– Санкт-Петербургта 80 ел рәттән Хәрби-Диңгез флоты көнен бәйрәм итүләре билгеле. Бу хакта тулырак итеп сөйләгез әле.
– 2019 елда Россия Хәрби-Диңгез флоты көнен 28 июльдә бәйрәм ителде. Төп парад әлеге көннең матур вакыйгасы булды. Анда Россиянең дүрт хәрби-диңгез флоты – Төньяк, Балтыйк, Тын окаен, Кара диңгез, Каспий дивизиясенең хәрби корабльләре, шулай ук диңгез авиациясе катнашты. Парадны Россия Президенты Владимир Путин кабул итте. Нева су киңлекләрендәге беренче парадка легендар “Полтава” – 54-4нче ранга пушка линия корабле җитәкчелек итте.
Парад сафында динамик күрсәтүдә хәрби-диңгез флотының 40тан артык яңа корабле, катерлар, су асты көймәләре узды.
– Туган авылыгыздан еракта яшәп, сез аны искә аласызмы?
– Безнең судноның юлы еш кына Балтыйк диңгезеннән Кара диңгезгә Идел аша үтте. Мин күңелгә якын ярлар, Юматиха һәм Зольный таулары, Долиновка ышыклыгы, Тәтешнең легендар Первомайскы һәм баскычлары белән хозурландым. Олы Тарханның иске пристане яныннан узу аеруча да күңелгә хуш килә иде.
Үзем яраткан урыннардан үткән вакытта мин мәктәбемне, педагогларны, директорны, сыйныфташларымны һәрчак искә алдым. Безнең мәктәптән шактый танылган кешеләр чыкты, аларның тырыш хезмәте һәм ныклыгы ярдәмендә күп нәрсәләргә ирешелде.
Быел Казан техникумы чыгарылышларының очрашуы булды. Чыгарылышлар арасында Олы Тархан урта мәктәбен тәмамлаучылар шактый иде. Без укытучыларны, директор Якубов Хәй Якубовичны җылы итеп искә алдык. Күңелдә үзебезнең уку йортына, шулай ук безнең туган як – Тәтеш районы өчен горурлык хисләре бар иде.
фото: Рубин Ягудинның гаилә акрхивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев