Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләр

Түбән Тарханда яшәүче Фәйрүзә Сәитова иҗатны ярата, үзе дә шигырьләр яза

Ул лаеклы ялда булса да, фермада эшләвен дәвам итә. Авылның мәдәни тормышында һәрчак бик теләп катнаша.

(Тәтеш, 6 май, "Тәтеш таңнары"). Түбән Тарханда яшәүче Фәйрүзә Сәитова иҗатны ярата, үзе дә шигырьләр яза.

Ул лаеклы ялда булса да, фермада эшләвен дәвам итә. Авылның мәдәни тормышында һәрчак бик теләп катнаша.
“Хезмәтен бик ярата. Уңган-булган хатын-кыз. Әти-әнисен тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Ире Мәүлет абый белән матур гына гомер кичерәләр, сүз уңаеннан ул ферма мөдире булып эшли. Буш вакытларында Фәйрүзә апа шигырьләр иҗат итә.
“Алар ничектер үзләреннән-үзләре күңелемә килеп тора”, – ди ул елмаеп, бу хакта сүз чыккач. 
"Аның шигырьләрен балалары да бик яратып укый. Иҗаты сокланырлык та бит. Чөнки күңелгә килгәнне каләм аша тасвирлап бирә алу сәләте бөтен кешегә дә бирелми.
Аның бер шигыре газиз әтисенә багышлана", - ди Түбән Тарханнан Гүзәл Шәмсетдинова.

фото из личного архива Фәйрүзә Сәитовой

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев