Яшь механизатор Андрей Сумбаев һәр иртәдә Урюмнан “Нива” ҖЧҖга эшкә ашыга.
(Тәтеш, 10 август, «Тәтеш таңнары», Юлия КАЛИНИНА, автор фотосы). Без аны “Акрос-5” комбайнын урып-җыю вакытына әзерләгән чакта очраттык. “14 яшьтән әтинең комбайн ярдәмчесе булып эшли башладым. Хис-тойгылар әлегә кадәр сакланып калган”, – дип искә төшерә Андрей.
2009 елда егет армиягә китә, аннан кайткач, “Нива” ҖЧҖга эшкә урнаша. Хәзер аның вазифасына сабан культураларын чәчү, чиста пар җирләрен эшкәртү, комбайннарны ремонтлау керә. Техниканы ул бик яхшы белә, югыйсә махсус уку йортлары тәмамламаган булса да. Әтисе һәрвакытта янәшәсендә була, ул машина белән “аралашуның” барлык зирәклекләренә өйрәтә дә инде: Андрей 30 яшендә теләсә нинди төзексезлекне җиңел генә юллап чыга ала.
Ул белгечлеге буенча икътисадчы, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, әмма комбайн штурвалы артында үзен күп кенә оста механизаторларга караганда да ышанычлырак хис итә. Урак өсте вакытында икенче ел рәттән инде аның ярдәмчесе булып ике туган энесе, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студенты Валерий эшли.
Узган ел утырган яңа “Акрос”ны ул “ДОН-1500Б” белән чагыштырганда аларның җайланмаларында күп кенә охшашлыклар барлыгын билгеләп үтә: “Яңа комбайнның бары тик кабинасы гына уртада, искесенең – сулда, һәм аның ваклагычлары юк иде”. Андрей һөнәрен алыштырырга җыенмый, бу хакта хәтта уйлап та карамый. Яхшы түләүләрен, эшенең ошавын яшерми. Һәм бу – иң мөһиме, чөнки район кырларында яшь белгечләр булу – авыл хуҗалыгының үсешен күрсәтүче үзгәрмәс билге.
Нет комментариев