Анда яшәүчеләр Россия һәм якын чит илләргә таралышкан, кайберләре, Анастасия Макарова кебек, Удельное Нечасовога барып төпләнгән.
(Тәтеш, 10 август, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА, автор фотосы) Җәйге эссе көннәрнең берсендә без аның янына очрашуга кузгалабыз, моңа кадәр Интернеттагы тарихи мәгълүматлар белән өстәмә тапкыр танышканда Барское Нечасовога 18 гасырда нигез салынуы, кешеләре дәүләт крестьяннары төренә керүләре, игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнүләре турында белдек. Авылда 20нче гасыр башында чиркәү-мәхәллә мәктәбе, дүрт җил тегермәне, йон тетү цехы эшләгән.
Асфальт юл безне авылга алып керә. Тасвирлаулар буенча, кирәкле йортны эзләп табабыз, яңгырдан соң каралып киткән агач капканы шакыйбыз. Бусагада таякка таянган кыска буйлы, ягымлы йөзле, чал чәчен җыйнап төйгән хатын-кыз күренә. Гаҗәп, безнең кемнәр икәнлегебезне һәм нигә килүебезне дә сорап тормыйча өйгә керергә чакыра. Хәзер Анастасия Михайловнага 82 яшь, әмма ул 1955 елда Барщинаның (искәрмә: авылны җирле яшәүчеләр шулай дип йөрткәннәр) нинди булуын ачык хәтерли. “Мин Федоровкада тудым, ирем белән бергә Кызыл Нечасовога күчендек. Ул чакта анда 45 йорт бар, Үләмәнең бер ягында сигез, ә башкалары икенчесендә урнашкан иде. Кайчандыр биредә алпавыт яшәгән, шунлыктан Барское дип аталган диләр. Аның йортын җимерәләр, һәм шул урынга амбарлар төзиләр. Бөтен авылга бер кое иде, суга еш кына чишмәгә йөрделәр. Яшелчәләргә елга суы сиптеләр, керләрне шунда чайкадылар”, – дип искә төшерә авыл хатыны.
Ул ире Николай белән “Заря” колхозында эшли. Гаилә башлыгы танылган механизатор булган.
“Ындыр табагы, ферма һәм шулай ук башлангыч мәктәп бар иде. Азык-төлеккә сельпога йөрдек. Күңелле итеп туйлар уздырдык, хәзер алай ясамыйлар инде, – дип сөйләвен дәвам итә Анастасия Михайловна. – Чиркәү булмаса да, Троица һәм Михайлов көннәрен һәрвакытта билгеләп үттек”.
Ул ничек итеп бөтен авыл белән җыелышып җырлаулары турында сөйли, өстәвенә “ул чакларда барысы да җырчылар булуына” төгәллек кертә. Гармунчыларның исемнәрен дә атый, дөрес, Кызыл Нечасовода түгел, Удельноеда яшәгәннәр. Ләкин авыллар янәшә урнашканлыктан, кешеләр тату бер гаиләдәй көн күргәннәр.
Әбекәй әйтүенчә, Кызыл Нечасово авылы урынында берничә ярым җимерек йорт калган, кызыксынуыбыз шулкадәрле көчле ки, шул якларга кузгалабыз. Ләкин, юлны белмичә, Үләмә яры буендагы кечерәк урамга килеп керәбез (соңыннан ачыкланганча, бу Удельное Нечасово территориясе, халык телендә Комаровка дип йөртелә). Машина тавышы ишетеп, безнең каршыбызга умартачы, тәтешле Анатолий Туганов килеп чыкты. Килүебезнең максаты турында белгәч, болай дип хәбәр итте: “Тумышым белән мин Удельноедан, ә менә хатыным – Барщинадан”. Наталья Николаевна бераз үзенең балачагы хакында сөйләп үтте, әнисе Клавдия Шишкинаның 2003 елда Кызыл Нечасовоны соңгы кешеләрнең берсе булып калдырып китүен әйтте.
Саубуллашабыз һәм Алекина Полянага ашыгабыз. Безне анда югалып диярлек беткән Кызыл Йолдыз авылында элек яшәгән кешеләр көтә, алар һичшиксез кире әйләнеп кайту һәм борынгы рус авылы Барское Нечасовода булу өмете белән гомер кичерәләрдер.
Нет комментариев