Тормышның ачысын да, төчесен дә күргән
Кешеләр

Тормышның ачысын да, төчесен дә күргән

Тәтештә яшәүче Илгизәр Галиевне күпләр “чәнечкеле” язмалары аша таный дисәк, бер генә дә ялгыш булмас­тыр, мөгаен.

(Тәтеш, 6 июль, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина, автор фотосы).  Тәтештә яшәүче Илгизәр Галиевне күпләр “чәнечкеле” язмалары аша таный дисәк, бер генә дә ялгыш булмас­тыр, мөгаен.

Ул 1937 елның 10 июнендә, чынлыкта исә 10 июлендә, элеккеге Олы Тархан районының (хәзерге Тәтеш) Түбән Тархан авылында Маһирә Әбүбәкер кызы һәм Мөхәммәтшәриф Мөхәммәтгали улы Шәмиевлар гаиләсендә тугызынчы бала булып якты дөньяга аваз сала. 
“Безнең гаилә әгъзалары кендеге белән җиргә береккән чын җир кешеләре, өстәвенә әле әткәй игенче генә түгел, буыннан-буынга күчеп килгән киез итек басу остасы да иде. Минем әткәй үзе дә, ике олы апам һәм абыем да бу хезмәтне бик оста итеп башкарды”, – дип үткәннәрне искә ала Илгизәр Шәриф улы.

Ул сеңелесе Гөлүсәрнең балачагын, шул ук елны вафат булган Нәсыйхә әбисен (әнкәенең әнисе), шулай ук бөтен халыкны тетрәндергән коточкыч сугыш башлануын, авылдашларының күз яшьләре түгеп хушлашуын күңелендә тирән эз калдырган хатирәләр буларак билгеләп үтә. 

“Хәзер бу чакларны искә төшерсәң генә дә тетрәнеп куясың. Кырдагы, терлекчелектәге бар хезмәт картлар, хатын-кызлар, үсмерләр һәм хәтта балалар җилкәсенә төште. Мин, Наҗия апа һәм Искәндәр абыем Кадыш кырыннан әрем урып ташып, каралты-кура эчендәге бөтен буш урынны тутырып куя идек. Кышын кипкән әремне яккач, мич шулкадәрле кыза, рәхәт булып китә, хәтта җәен аны җыйганда ничек итеп иза­ланулар шул мизгелдә онытылып юкка чыга иде”, – ди әңгәмәдәшем авыр сулап.

Белем алуга килгәндә, Илгизәр Галиев Түбән Тархандагы башлангыч мәктәптән соң, Олы Тархандагы 2нче мәктәптә укуын дәвам итә. Аны тәмамлагач, институтка документларын тапшырып кайта. Ләкин әти-әнисенә ярдәм итү теләге аны бу уеннан кире чигенергә җөрьәт итә һәм ул туган авылындагы күмәк хуҗалыкта бухгалтер ярдәмчесе, бригадир ярдәмчесе булып эшли. Искәндәр абыйсы армиядән кайткач, максатчан егет кабат институтка юл тота. Яшь белгеч укуын тәмамлап, кулына күп тармаклар буенча галим-зоо­техник дипломы ала. Шулай итеп, Илгизәр Шәриф улы Тәтеш районына кайта һәм аны авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлегенә зоо­техник итеп куялар. Аннары МХОны ышанып тапшыралар. Әлеге тармакта ул күп көч түгеп, зур уңышларга ирешә. Шуннан соң тынгысыз ир-атны ПУЖКХга баш инженер вазыйфасына билгелиләр, бер елдан МСОга күчерәләр, ел ярымнан техникумда педагогия эшчәнлегенә керешә. Биредә ул яшьләргә тирән белем бирә һәм шуннан лаеклы ялга чыга.
“Хәтеремдә иң нык сакланып калганы – институтта уза торган бию кичәләре. Шул вакытта Лениза белән таныштым. Тыйнак кыз минем йөрәгемне әдәпле, чибәр булуы белән яулап алды. Март аенда Ленизаның туган көнендә комсомол туен үткәрдек. Бу вакыйгага инде 55 елдан артык вакыт узды. Ике ул тәрбияләп үстердек. Олысы Илдус – Сарытауда, Илдар Тәтештә яши. 

Шушы гомер эчендә театр сәнгатенә мөкиббән булдым, җәмәгать хәбәрчесе буларак та берничә вакытлы матбугат белән тыгыз элемтәдә тордым. Олыгаеп барганда шигырьләр иҗат итә башладым. Аларда җанны телгәләгән гаделсезлек күренеш­ләренә карата ачу-нәфрәт чагыла. Шулар белән бергә, илһам килгәндә лирикага да биреләм. Шулай итеп, туган җиремә, туган авылыма булган көчле мәхәббәтем нәтиҗәсендә ике җырым барлыкка килде. Өч җыентыгым дөнья күрде”, – ди Илгизәр абый эчке бер рухлану белән.


Нет комментариев