Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тормышта хыялы чынга ашкан

Механизатор һөнәре – җиңел булмаганнарның берсе, һәркем дә вакытны исәпләмичә, кояш белән бергә торуны, ә төн уртасында йокларга ятуны күз алдына китерә алмый.

(Тәтеш, 11 март, “Тәтеш таңнары", Лина Тихонова, автор фотосы).  Тәтеш җире эшчәне Илдус Азизов “Шәйдуллов” фермерлык хуҗалыгында эшли. 

Аның хезмәт биографиясендә төрле тракторларда хезмәт кую, иртә таңнан ук йокыдан торулар, төнге сменалар, нәкъ тә кыр­да һәм анда барганда юлда ремонтлау­лар бар. Механизаторның куллары һәрвакытта һәм һәр җирдә кирәкле була. Ул “Садовод”ка эшкә урнашып, совхоз кырлары аңа бөтен тормышы булуын аңлый.

“Мәктәптә чакта ук йөртү таныклыгы алдым, – дип уртаклаша Буа районында туган механизатор. – Башта тракторчы булып эшләдем, аннары акча эшләргә читкә киттем, шахтер булдым, әмма һәрчак төшемдә мин үземне иксез-чиксез кырда зур техника рычагы артында итеп күрә идем. Җиргә карата мәхәббәтем көчле булганлыктан, совхозга килеп урнаштым, фатир алдым. Тормыштагы хыя­лым чынга ашты: гаиләм, балаларым, оныгым бар, эшемдә кирәкле, коллективта хөрмәт итәләр”.

Эш сөючән, тәртипле һәм башкаручан, ул бернинди эштән дә курыкмый, яхшы җитештерү күрсәткечләренә ирешә. Үз белгечлегендә төрле проблемаларда яхшы юнәлеш алып, авыл хуҗалыгы техникасы эшенең үзенчәлекләрен, аның эксплуа­тация мөмкинлекләрен бик яхшы белә. Менә бүген дә, әлегә башка тракторчы булмаганда, аның кул астында берьюлы ике трактор бар. Ул хәзерге вакытта хуҗалык фермасында азык төяүдә хезмәт куя.

“Илдус Искәндәр улын 20 елдан күбрәк беләм, эшләү вакытында үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте, – ди аның хакында КФХ җитәкчесе Дамир  Шәйдуллов. – Эшенә зур җаваплылык белән карый, яшьләр өчен үрнәк”.

Тәҗрибәле механизатор узган елны үзенең намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев