Тәтеш районының үзенчәлекле кешеләре: Александр Сахарнов
Безнең басманың социаль челтәрдәге төркемен карап баручыларның фикере буенча районыбыздагы үзенчәлекле кешеләр турындагы язмаларны бастыруны дәвам итәбез.
(Тәтеш, 9 июнь, "Тәтеш таңнары").
Александр Сахарнов
1976 елда Тәтештә туа. Унике яшьтән стендка ату белән мавыга, унсигез яшендә инде спорт мастеры кандидаты була. Армиядә хезмәт иткәннән соң, металлургия заводында эшли, 2008 елда туган шәһәренә кайта.
Түбән Варта шәһәрендә төзелештә эшләгән. Шунда биеклектән егылып төшеп, имгәнү алган. Александр Сахарнов бүгенге көндә сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле стендка атучы спортчы.
Ул берничә тапкыр халыкара ярышларда җиңүче һәм призер булды, Италиядәге Лонатода берничә тапкыр Халыкара Гран-прида катнашты.
2017 елда турнирда җиңде, 2018дә көмеш медаль яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев