Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Тәтеш районының үзенчәлекле кешеләре: Геннадий Митрофанов

ТРның атказанган укытучысы, РФның Мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре, Тәтеш шәһәренең Мактаулы гражданины Геннадий Митрофанов 24 ел дәвамында Тәтештәге 2нче урта мәктәптә директор була һәм Тәтешнең кадет мәктәпинтернатына 11 ел җитәкчелек итә.

(Тәтеш, 16 апрель, «Тәтеш таңнары») Совет вакытында Тәтеш районының комсомол район комитетының беренче секретаре була. Ул мәктәп командаларын “Аҗаган” һәм “Орленок” хәрби-патриотик уеннарына әзерләүгә зур игътибар бүлеп биргән. Тәтеш аҗаганчылары 2003 елда Оренбургта үзләрен аеруча да яңгырашлы итеп күрсәткәннәр, беркемгә дә билгеле булмаган команда кинәт кенә дәрәҗәлегә әйләнгән һәм хәрби-кулланма спорт төре буенча Бөтенроссия Спартакиадасында призер булган. Геннадий Васильевич бүгенге көндә лаеклы ялда һәм Тәтеш районының ветераннар советы рәисе булып тора. “Мәгарифтәге хезмәтләре өчен” билгесе, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, “Россия патриоты”, “Ватанга хезмәттә”, “Патриотлык эшчәнлегендә аерылып торган өчен” медальләре һәм башка истәлек билгеләре бар. Аның фамилиясе “Россиядәге их яхшы кешеләр” энциклопедиясенә кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев