Тәтеш районының үзенчәлекле кешеләре: Наталья Дубровина
Кешеләр

Тәтеш районының үзенчәлекле кешеләре: Наталья Дубровина

Безнең басманың социаль челтәрдәге төркемен карап баручыларның фикере буенча районыбыздагы үзенчәлекле кешеләр турындагы язмаларны бастыруны дәвам итәбез.

(Тәтеш, 9 июнь, "Тәтеш таңнары"). 
Наталья Дубровина
1975 елда Тәтештә туа. Тәтештәге 1нче урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетына укырга керә. “Уку ялыктыра башлады, ташлап чыктым. Медицина университетының стоматология факультетына укырга кердем. Башта – интернатура, аннары – ординатура”, – ди На­талья Петровна. Республиканың стоматология поликлиникасында, ә 2005 елдан Тәтеш үзәк район хастаханәсенең стоматология поликлиникасында хезмәт куя. Стоматолог-хирург табибы вазифасыннан башлый, бүгенге көндә бүлек белән идарә итә. Наталья Дубровина – күп балалы ана. Балалары белән ел саен Мәскәү янындагы Бородино сугышы реконструкциясендә ­катнаша. 
 


Нет комментариев