Тәтеш районының үзенчәлекле кешеләре: Наталья Понедельникова
Кешеләр

Тәтеш районының үзенчәлекле кешеләре: Наталья Понедельникова

Безнең басманың социаль челтәрдәге төркемен карап баручыларның фикере буенча билгеле булган ­районыбыздагы үзенчәлекле кешеләр турындагы язмаларны бастыруны тәмамлыйбыз.

(Тәтеш, 11 июнь, "Тәтеш таңнары").

Наталья Понедельникова
Татарстан Республикасының ат­казанган мәдәният хез­мәткәре, ТР Президенты каршындагы мәдәният буенча иҗтимагый совет әгъзасы, Тәтеш ягы тарихы музее директоры Наталья ­Понедельникова 1973 елда Тәтештә туа. 
Мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген туган як музееның экспонатларны саклаучы вазифасында башлап җибәрә. Аннары директор урынбасары булып эшли, ә 2010 елдан – Тәтеш ягы тарихы музее директоры.
Наталья Геннадьевна – район өчен зур әһәмияткә ия булган проектлар илһамчысы – Балыкчылык тарихы музее, ачык һавадагы интерактив музей комплексы, Долгая Полянадагы Молоствовлар утарын яңартып төзекләндерү. ­
Ул Тәтеш районында туристлык юнәлешен үстерү буенча проектларны башлап җибәрүче һәм тормышка ашыручы.

Наталья Понедельникова җитәкчелегендә Тәтеш ягы тарихы музее берничә тапкыр республикада иң яхшы музей дип танылды.

“XXVII Бөтендөнья  җәйге Универсиада” истәлек медале, мәдәният хезмәткәрләренең Россия профсоюзы Мактау билгесе белән бүләкләнгән.

ТР Хөкүмәтенең “2014 ел­ның иң яхшы җитәкчесе” номи­нациясендә грант белән билгеләп үтелгән, “Ел хатын-кызы” республика бәйгесендә җиңүгә ирешкән.
фото: Наталья Понедельникова гаилә архивыннан


Нет комментариев