Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тәтешле педагогия кадрларын әзерләү эшенә ярты гасырдан күбрәк тормышын багышлаган.

РСФСРның халык мәгарифе отличнигы һәм ТАССРның атказанган укытучысы Вячеслав Тимирясов – Тәтеш педагогия училищесының физик тәрбия бүлегенә нигез салучы.

(Тәтеш, 7 июнь, "Тәтеш таңнары").  ТАССРның Аксубай районында туган Вячеслав Тимирясов яшьтән үк спорт белән шөгыльләнгән һәм Казан дәүләт педагогия институтының яңа гына ачылган физик тәрбия факультетына тәүге студентларның берсе буларак бик теләп укырга кергән.

Тәтешкә 1956 елда килгән, һәм аның өчен ул кече ватанына әйләнгән.  Данлыклы педагог язмышы аны озак елларга өзелмәслек булып бәйләгән, аның озын тормыш юлында нәтиҗәлегә әйләнгән. Тәтешнең педагогия училищесында эшләргә тәкъдим итүне ул язмыш бүләге, дип саный. 

Ул спортка гашыйк кеше буларак, укучыларны да, хезмәт­тәшләрен дә спорт белән шө­гыльләнергә җәлеп иткән. Училище чаңгычылары 1958 елда Ульянда узган РСФСРның педагогия училищесы Спартакиадасы финалында II урынны яулаган, өч елдан соң – җиңел атлетика буенча педагогия училищелары арасында РСФСР Мәгариф министрлыгының күчмә Кубогын җиңеп алган.
Тәтешлеләрне сәламәт яшәү рәвешенә тартуга зур өлеш кертүе 1964 елда Тәтештә педагогия училищесына спортзал төзүгә китергән, ә 1966 елда училищеда физик тәрбия бүлеге ачылган.

Вячеслав Гайнуллович – уку программалары, җиңел атлетика буенча берничә методик әсбап, физик культура теорияләре һәм методикалары, студентлар белән аудиториядән тыш эшләр авторы.  Республиканың кайбер уку йортларында “Физик тәрбия тео­риясе һәм методикасы” курслары укытыр өчен әлегә кадәр бай материал буларак кулланыла. Аның сизгер җитәкчелеге астында югары квалификация­ле тренерлар, спортчылар, Татарстанның җыелма командасы әгъзаларының тулы бер төркеме үскән. Хезмәт ветераны педагогия кадрларын әзерләүдә озак еллар һәм тырыш хезмәте өчен күп бүләкләргә ия булган.
Вячеслав Гайнуллович безнең көннәрдә дә, олы яшьтә булуга карамастан – ул иртәгә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, тәтешлеләрнең спорт уңышлары белән кызыксына һәм күңеленә якын уку йортында да, Тәтешнең спорт мәктәбендә дә кадерле кунак буларак көтеп алына.

Гражданнарны яклау көллияте    директоры – педагогия  училищесына алмашка   килүче Татьяна Адаева әлеге гаҗәеп яхшы кеше турында олы хөрмәт             һәм җылылык белән болай  дип сөйли: “Вячеслав Гайнуллович Тимирясов – ул легенда кеше, тирән хөрмәткә лаек укытучы һәм тренер. Аның һөнәренә туг­рылыгы һәм мәхәббәте, үз-үзен даими камилләштерүгә омтылуы сокландыра. Аның исеме педагогия бергәлегендә респуб­лика чикләреннән ары да бик күпләргә таныш һәм Тәтешнең педагогия училищесына, физик культура һәм спорт өлкәсендә иң яхшы кадр­лар әзерләүче учреждение буларак, шактый дан китерде. Вячеслав Гайнуллович үзенең 90 яшендә көч-кодрәтле булуы,  яшь буын укытучыларга һәм спортчыларга тәрбия эшендә һәрвакытта ярдәмгә килергә, зирәк киңәшен бирергә әзер булуы белән сокландыра. Ул күңеле белән һаман да яшь булып кала, үзе иҗат иткән шигырьләрендә тормышны яратуын яктыртырга омтыла. Ул миңа шигырьләр укыганда, мин аның Пушкин белән бер көндә туганлыгын һәрвакытта шаяртып искә алам. Ул безнең өчен һөнәренең остасы, хезмәт сөючән, эшенә тугры, күтәренке рухтагы һәм тормышны яратучы кеше буларак ­матур үрнәк!”

фото: Тимирясовның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев