Тәтештә яшәүче Оркыя һәм Рәшит Камалиевлар 50 ел тигезлектә гомер кичерә
Алтын юбилярлар – тумышлары белән Кама Тамагыннан, шулай да аларның бергә яшәгән барлык гомерләре Тәтештә узган.
(Тәтеш, 23 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). “Без аның белән минем авылым Иске Казиле клубында очраштык, – дип сөйли Оркыя Хафиз кызы. – Ул дуслары белән күршедәге Атабайдан килгән иде, бер-беребезне бер күрүдән ошаттык. Рәшит Тәтештә эшләгәч, сагыну хисләре һәм үзебезнең хактагы хәлләр турында хатлар языша идек”. Әле тагын йорт хуҗабикәсе белдергәнчә, чын мәхәббәт өчен чынлап та аралар ераклыгы комачау итми. Җәй айларының берсендә яшь егетнең велосипедка утырып үзенең гүзәл Кама Тамагы районына җилдереп кайтуы да кыз өчен шуңа дәлил булган. “Башта бит әле район үзәгенә кадәр барырга, аннары әле тагын минем авылга килергә кирәк, – ди Оркыя ханым. – Яшьлек барысын да булдыра”. Көзен Рәшит Оркыяның кулын сораган, ә гыйнварда алар күңелле итеп туй уздырганнар. Һәм яшь хатын шунда ук ире белән Тәтешкә күченеп киткән. Камалиевлар гаиләсе башта фатирда яшәгән, ә аннары икесе дә хезмәт куйган “Сельхозтехника”дан үзләренә фатир алганнар.
Рәшит Рәфхать улы әйтүенчә, ул күп вакытын эштә, юлда үткәргән. Тәтеш районына зәңгәр ягулык кертә башлагач, аны җитәкче итеп билгеләгәннәр, айлар буе авылда яшәгән дип тә әйтергә мөмкин. Ул Олы Тормыда газлаштыру эшләрен ничек итеп башлап җибәрүләрен искә ала. “Газ үткәрү төзелешендә тәҗрибә булмагач, кешеләрне укырга җибәрделәр, эретеп-ябыштыручылар, слесарьлар, торба сузучылар үз эшенең осталарына әйләнделәр, эш барды, якташларының өйләренә газ тизрәк килсен өчен барысы да тырыштылар, аннары Чуашиягә дә бардык”. Оркыя ханым вакытлар узу белән санэпидстанциягә эшләргә күчә, балаларны тәрбияләргә дә өлгерә, абзар-курада – мал-туарны да күп асраганнар. “Ике улыбыз бар иде, – ди Оркыя Хафиз кызы, – олысы Марат авыру булгач, 18 яшьтә якты дөньядан китте, – ди ул әрнүле итеп. – Әлегә кадәр йөрәгем сызлый, бәхеткә, улыбыз Азат бар, аның инде үз гаиләсе, оныклар – зур шатлыгыбыз. Бәйрәм табынында барысын да бергә сыйларга яратам, аеруча да өчпочмакларымны мактап ашыйлар”.
Оркыя һәм Рәшит Камалиевлар белдерүенчә, бергә яшәгән 50 ел эчендә төрле хәлләр булса да, бер-берләренә булган мәхәббәтне һәм хөрмәтне саклап калганнар, ә бергәләп озак яшәүнең нигезен тынычлык, түземлек, кечкенә генә ыгы-зыгыны зур ызгышларга җиткермәүдән дип әйтәләр һәм болай дип өстиләр: “Тормышта күңелсезлекләр болай да җитәрлек, аларны арттырмаска, татулыкта яшәргә кирәк”.
рәсемдә: Камалиевлар гаиләсе./ФОТО ГАИЛӘ АРХИВЫННАН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев