Туризм аның бөтен гомеренә җитәрлек шөгыль
Өстәмә белем бирү үзәге педагогы Дмитрий Никоноров “Йөрәгемне балаларга бирәм” Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең республика этабында лауреат булды.
Дмитрий Владимирович белеме буенча – тарих укытучысы.
Педагог 8дән алып 18 яшькә кадәрге 75 бала шөгыльләнә торган
өстәмә белем бирү үзәгендә “Яшь туристлар – коткаручылар” берләшмәсе җитәкчесе булып хезмәт куя.
“Беренче вакытларда кирәк-яраклар җитешмәде, шулай да отып алынган грантка туристлык җепләре, юнәлеш өчен чиплар, катамаран сатып алырга насыйп булды. Моның ярдәмендә без үз күрсәткечләребезне яхшырттык, хәзер безнең су туризмы ярышларында катнашу мөмкинлеге бар”, – дип сөйли Дмитрий Владимирович.
Аның әйтүенчә, туризм күп кырлы. Походларга барыр өчен бары тик физик әзерлекле булу гына түгел, шулай ук җирлекне дә яхшы белү зарур. Моның өчен, балалар белән чара алдыннан туган якны өйрәнү буенча һичшиксез теоретик дәресләр үткәрелә.
“Яшь туристлар – коткаручылар” берләшмәсендә мәктәп укучыларыннан тыш, шулай ук студентлар да шөгыльләнә. Шулай итеп, өстәмә белем бирү үзәге командасы “Ворлдскиллс” илкүләм чемпионатының “Коткаручылар эшләре” (яшүсмерләр) компетенциясендә катнашты һәм өченче урынны алды.
Берләшмәгә төрле балалар йөри: кемдер көчсезрәк, кемдер көчлерәк, шулай да Дмитрий Владимирович һәркайсына игътибар бүлеп бирергә һәм походка баргач, йөкләмәләрне бертигез итеп бүлеп бирергә тырыша. “Хәзерге вакытта туризм белән күпчелек кызлар шөгыльләнә, алар, малайларга караганда, якынча ике тапкырга күбрәк. Бездә генә түгел, бөтен Татарстан буенча шулай. Кызлар максатчанрак булгангадыр инде, мөгаен”, – дип саный педагог.
Уку елы башында берләшмәгә яңа балалар килгәч, гадәттә походка бару оештырыла.
Дмитрий Владимирович фикеренчә, бу берләштерә. Яшь туристларның бер көнлек чаңгы походларын аерым бер матур гадәт, дип әйтергә була.
Педагог быел “Йөрәгемне балаларга бирәм” бәйгесендә лауреат булды. “Дмитрий Владимировичның эше үз нәтиҗәләрен китерә. Соңгы өч елда аның шәкертләре республика күләмендәге, Ульян өлкәсендә уза торган ярышларда һәм узышларда даими катнаша, спорт мастеры кандидатлары була”, – ди өстәмә белем бирү үзәге директоры Вероника Понедельникова.
Дмитрий Владимирович – үз эшенә гашыйк педагог, аның өчен туризм – бары тик сүз генә түгел, бөтен гомеренә җитәрлек шөгыль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев