Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Уңган хуҗабикә ел саен “Тәтеш таңнары” гәҗитенә беренчеләрдән булып языла

Талия апаның туган көне беркайчан да онытылмый торган көнне - 8 март көнне.

(Гүзәл Шәмсетдинова, Түбән Тархан, автор фотолары). "Гыймадиев Зәки кода бабай белән аның сугышта үлеп калган энесе Мөхәммәт абыйның “Үлемсез полк”ка фотосурәтләре кирәк булгач, шуны белешергә дип авылдашларыма киттем. Килеп кергәндә хуҗабикә бәйләү белән хозурланып утыра иде. Нәрсәләр генә бәйләп бетермәгән, ул ничә төрле башмак, оекбашлар, җәймәләр. Исең китәрлек. Сокланып, кул эшләрен карап алгач, Талия апа белән Фәһим абыйга якыннарының фотосурәтләрен тоттырып төшердем. Бик әйбәт килеп чыктылар. Сизгер гадәтем бар,  йортларына килеп кергәндә үк борыныма бик тәмле хуш ис килеп бөркелде. Утыра-утыра моның исе күңелемә бик таныш булып чыкты. Талия апага, мин әйтәм сезнең өйдә бик тәмле hәм таныш гөл исе бар, дим. Эзләп таптым. Ул гардения чәчәге исе булып чыкты. Гөле әле яңа гына чәчәк ата башлаган. Туган көненә улы Фәнил hәм килене Гөлнур алып кайтканнар икән. Талия апаның туган көне беркайчан да онытылмый торган көнне - 8 март көнне. Аңарга иң зур бүләк гөл инде. Аның йортында әллә ничә төрле гөл бар. Барысы да матурлар. Сокланып туярлык түгел. Уңган-булган хуҗабикә барысын да ярата, тиешле тәрбиясен дә бирә. Әле шунысын да билгеләп үтәсем килә, уңган хуҗабикә ел саен  “Тәтеш таңнары” гәҗитенә беренчеләрдән булып языла. “Бер булганнан бар да була”, дип әйтәләр, дөрес икән, безнен Талия апа алар рәтендә.
Тәрәзә төбе тулы гөл. Барысы да чәчәк аткан. Күп төрле яраннары бар. Кишер сары төстәгесе бигрәк тә исемдә калды. Чөнки андый төстәге яран гөл чәчәген күргәнем юк иде әле.

 

#авылымкешеләре
#авылымгүзәллеге
#БөекҖиңүнекаршылап

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев