Киртәле урта мәктәбендә рус теле дәресе бара. Педагогның сөйләве әйтерсең лә тын гына аккан көй сыман: Лидия Самсонова авыл балаларына 12 елдан бирле рус теле һәм әдәбияты укыта.
(Тәтеш, 29 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова (автор фотосы)). Килдештә туып-үскән кызга мөгаллимә Валентина Абмаева балачакта ук үрнәк була. Педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, 1984 елда Лидия Николаевнаны Кама Тамагы районы Осинники авылында яңа гына төзелгән мәктәптә укытырга җибәрәләр. Ул башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге алуына карамастан, рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә башлый. “Мин математикага һәрчак өстенлек бирдем һәм хәтта педагогия институтының физика-математика факультетына читтән торып укырга кердем, әмма бер елдан филологиягә күчтем”, – дип искә төшерә ул.
Озак та үтми Лидия Самсонова Килдеш мәктәбендә эшли башлый. Дөрес, өч елдан соң кияүгә чыга һәм Тәтешкә күченеп китә, анда 2нче мәктәптә укыта, Питомникта уку йорты ачылганчыга кадәр.
Лидия Николаевна – мавыгучан кеше, бәйгеләрдә даими катнаша, моның белән бергә бик яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Мисалга, былтыр “Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгесе лауреаты була. Мәктәп укучылары да җиңүләре белән сөендереп тора. Укучысы Ксения Родионованың “Раштуа укулары” республика фәнни-тикшеренү конференциясендә 1нче урынны алуы – соңгы казанышларының берсе. “Укытучылык эшчәнлеге еллары эчендә мин үзгәрдем, тәҗрибә тупладым, балаларны инде карашлары, хәрәкәтләре буенча да тоям, һәм алар мине ярты сүздән аңлый, – дип уртаклаша педагог. – Минем барлык башлангычларымда гаиләм һәм коллектив булыша”.
Лидия Николаевна балаларны ярата, һәм алар аңа шундый ук мөнәсәбәт белән җавап бирә. Ә педагог өчен моңардан да югары бүләк бармы соң?
Нет комментариев