Кешеләр

Ул илле сыерның “хуҗабикәсе”

“Новая Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесенең машина белән саву операторы Халидә Гыйззәтуллина ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

(Тәтеш, 30 апрель, “Тәтеш таңнары”). Олы Тормыда туган ханым белдергәнчә, фермада сыер савучы булып эшләүче әнисе янына ул 4нче сыйныфта укыган чакта  ук барып йөргән. 

–     Минем сеңелләрем дә, һәм хәтта кечкенә энем дә – барысы да бик иртә сыер саварга өйрәнделәр, – дип сөйли Халидә Корбан кызы. – Сыер савучы эше җиңелләрдән түгел, 9-10нчы сыйныфларда вакытта, саву аппаратлары барлыкка килде, моңа күнегеп китүе терлекчеләргә дә, сыерларга да читенрәк булды.
Яшь чагында Халидә Казанга киткән, җиде ел заводта эшләгән. Шулай да аңа туган авылына кайтып яшәргә язган булган, чөнки авылдашына кияүгә чыккан. 
–     Күңелем һәрчак кече ватаныма тартылды, – дип уртаклаша ул, – шулай килеп чыгуына шатланам. Авылда да шәһәрдәгедән ким яшәмибез, өйдә барлык уңайлы шартлар бар, яхшы яшәр өчен дә шулай ук мөмкинлекләр зур.  

Авылга кайткач, балачактан таныш фермага эшкә барган. Терлекче искә алуынча, ул чакта, 1991 елда, 16 сыер савучы эшләгән, кул астында уртача алганда 25шәр сыер булган. Хәзерге вакытта хезмәт барышы автоматлаштырылган, сөт үткәргеч куелган, малларның баш саны икеләтә арткан.

–  Сыерларым әйбәтләр, – ди Халидә Корбан кызы. – Мине яраткан Сандугачым көтеп тора, каршылый, бик назлы ул, 25шәр литр сөт бирә. Мишка кушаматлы үгезне дә ашатып карап торам, ул шулай ук тыныч, тыңлаучан.

“Новая Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесендә ике тапкыр саву оештырылган. Аларга малкайларын савып кына калмыйча, азык та бирергә кирәк, белгәнебезчә, сөт сыерның телендә. Печән, сенаж, катнашмалар, минераль өстәмәләр –  барысы да норма­тив буенча. Шуңа да савым күп. Хуҗалык белгечләре уртаклашканча, Халидә Корбан кызы терлекләрне асрау, тук­лыклы матдәләр белән баланслы ашату кагыйдәләре буенча чараларны үти, бу аның кул астындагы терлекләрнең сөт продуктлылыгын арттыру, югары сыйфатлы сөт савып алу һәм продукция җитештерү буенча күрсәткечләрне елдан-ел ­яхшырту мөмкинлеген бирә.

Савымчы ханым үзенең хез­мәттәшләре турында хөрмәт белән сөйли. Ярдәм сорап һәр­кайсына мөрәҗәгать итеп була, берсе дә кире какмый икән, һәм ул үзе дә башкаларга теләсә ­кайсы вакытта булышырга әзер. 

– Халидә Корбан кызы без­нең хезмәт коллективында­ үз эшенә карата мөнәсәбәте, үзе­нең шәхси холык сыйфатлары белән дә хөрмәт яулады, – ди авыл хуҗалыгы предприя­тиесе җитәкчесе Илһам Хисамов. – Аның озак еллар намуслы хезмәте республика дә­рә­җәсендә бәяләнде, бу, безне­ аеруча да сөендерә, әлбәттә. 

 


Нет комментариев