Рәис Абдрахманов Тәтеш урманчылыгы участогында урман әзерләү мастерыннан алып участок урманчысына кадәрге юлны узган.
(Тәтеш, 4 апрель, «Тәтеш таңнары», Ирина Ефимова, автор фотосы).
– Урман хуҗалыгына 20 елдан артык элек эшкә урнашкан идем, һәм шушы еллар эчендә һөнәремә чын күңелдән беректем, – ди ул. – Урманны ике бригада белән алтышар кеше әзерләдек. Хезмәт физик яктан авыр, әле тагын бензин ягып эшли торган пычкы да 16 килограмм авырлыкта иде, аннары гына ул эш коралы җиңеләя башлады.
Рәис Тәүфыйк улы агач кисүче дә, мастер булып та эшләгән. Тәтешнең участок урманчылыгы урманчысы вазифасында өченче ел эшли, аның кул астында – өч мастер, ул алар белән үзара аңлашу тапкан.
– Безнең бурыч – урман үсентеләрен саклау, яклау һәм арттыру, – ди урман сакчысы. – Участок зур, урманны корыган ботаклардан чистартабыз, ул урманны чүпли, аңарда шулай ук кайры бөҗәкләре үрчи, әле тагын янгын була калса, ул бик тиз кабынып китә. Зәгыйфь, зарарланган агачларны кисү алып барыла. Урман культураларын карап тотабыз, чүп-чарны җыештырабыз.
Урманда яңадан агачлар үстерүгә зур игътибар бүлеп бирелә. Киселгән делянкаларга яшь агачлар утыртыла, шулай ук чокырлы урыннар тагын да зураеп китмәсен өчен анда үсентеләр утыртыла. Урманчы әйтүенчә, нигездә, имән, нарат, каен һәм чыршылар файдаланыла.
– Участок буйлап рейдлар барышында төрле чаклар була, – дип уртаклаша Рәис Тәүфыйк улы. – Җәнлекләрне браконьерлардан саклыйбыз, үз белдеклекләре белән агач кисүгә юл куймыйбыз, ә яңа ел бәйрәмнәре алдыннан наратларны һәм чыршыларны урламасыннар дип күзәтәбез, югыйсә, җинаять урынында да эләктергән чаклар булгалый.
Урманчылыкта урманнарны янгыннан саклауда аерым игътибар бүлеп бирелә, кешеләр белән профилактик чаралар, әңгәмәләр үткәрелә. Урманчы билгеләп үткәнчә, былтыр бер генә янгын да булмаган.
– Урман – ул тере җан шикелле, аны саклауны кайгыртырга кирәк, – ди районның урман тармагындагы тәҗрибәле хезмәткәр. – Аны сәламәт торышта саклар өчен без мөмкин булганның барысын да эшлибез. Яшь үсентеләрнең тернәкләнеп китүен күрү – минем өчен иң зур шатлык – мин алар белән бергә үсәм.
Җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин Рәис Абдрахмановны тырыш һәм акыллы хезмәткәр буларак тасвирлый, ул үзенең намуслы хезмәте өчен коллективның еллык нәтиҗә ясау җыелышында район башлыгы Рәхмәте белән бүләкләнгән.
Нет комментариев