Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Урюмнан Валентин Трифонов – районда яшәүчеләргә төрле тематикадагы җырларны башкаручы буларак таныш егет

Россия Кораллы көч­ләренә мине 2012 елда чакырдылар.

(Тәтеш, 2 август, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА, фото Мәдинә Ибәтуллина). Ул “Умарина” фольклор ансамблендә җырлаучыларның һәм халык әсәрләрен башкаручыларның берсе, сәхнә түренә зәңгәр береттан, хәрби киемнән чыга. Һәм бу аның тарафыннан уйлап табылган тышкы кыя­фәт кенә түгел: Валентин һава десанты гас­кәрләрендә хезмәт иткән, шуңа күрә күктәге хыялый дөньяны һәм баш өстендәге парашют каплавычының ни икәнлеген бик яхшы белә. 

“Россия Кораллы көч­ләренә мине 2012 елда чакырдылар. Балачактан ук һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәсем килде, һәм бу чынга ашты: Ульяндагы 31нче гвардия десант-штурм бригадасына эләктем. Дөрес, анда нибары җиде ай гына хезмәт иттем, чөнки 2013 елның җәендә бригаданы контракт буенча хәрби хезмәткәрләр итеп үзгәрттеләр. Алга таба хезмәт итәр өчен мине Псковка 76нчы гвардия десант-штурм дивизия­сенә күчерделәр”, – дип сөйли ул.

Әлеге вакытларны Валентин бары тик яхшы яктан гына искә ала. Беренче тапкыр парашюттан сикергән чаклары хакында без сорамый булдыра алмадык. “Хис-кичерешләр – әйтеп аңлата торган түгел. Куркыныч һәм шул ук вакытта кызыклы да булды. Курку белән көрәшеп, ышанычсызлыкны җиңәсе һәм гомер буе горурланыр­лык күренешләрне тиешенчә үтәп чыгасы килде”, – дип җавап бирә егет.

Солдат хезмәтеннән соң ул беренче тапкыр хәрби киемнән район мәдәният йорты сәхнәсенә чыга һәм “Минем дәүләтнең әләме” дигән  ватанпәрвәрлек рухындагы әсәрне башкара. “Аңа кадәр мин мондый төрдәге җырларны җырлаганым булмады. Горурлык, җаваплылык һәм хәтта шатлык хисләре кичердем: менә мин – хезмәт итеп кайткан хәрби киемнән, сәхнәдә һәм шундый җыр белән!” – дип ачыктан-ачык белдерә Валентин.
Хәзер ул үзенең крестьян-фермерлык хуҗалыгы белән мәшгуль, өстәвенә иҗатка да вакыт таба. “Умарина” минем өчен – бу эшләргә һәм ял итәргә, аралашырга һәм иҗат итәргә күңелле булган кешеләр белән бергә булу, уй-ниятләреңне тормышка ашыру һәм үзеңне үстерү ысулы”, – дип уртак­лаша ул.

Һава десанты гаскәрләре көнендә Валентин Тәтештә Дан Мемориалы янында ел саен уза торган тантаналы митингта бишенче тапкыр катнаша, ә аннары бәйрәм датасын дуслары белән бергәләп билгеләп үтә. Һәм бу очраклы гына түгел: моннан тыш, ул һава десанты гаскәрләре – бу батырлык, кыюлык, намус һәм горурлык, холыкны чыныктыру, ихтыяр көче тәрбияләү, әле тагын хәрби хезмәттән соң да озак елларга сузылган дуслык дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев