Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Вадим Васин: “Армия – ул зур тормыш мәктәбе”

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.

(Тәтеш, 23 февраль, “Тәтеш таңнары”). Ватанны саклаучылар көне алдыннан без шәһәрле, ТР Апас отрядының Олы Шәмәк авылындагы янгынга каршы каравыл буенча аерым пост начальнигы Вадим Васин белән аралаштык.

– Армия – ул зур тормыш мәктәбе. Хезмәт иткән вакытта, хәрби тәрбия барышында ир-егетләр өчен ки­рәк булган ныклык, кыюлык, тә­вәккәллек кебек сыйфатлар барлыкка килә. Аеруча да хәрби шартларда йөкләмәләрне үтәгәндә, – ди Вадим Васин. 
Вадим Владимирович Тә­тештә туган. Авыл хуҗа­лыгы техникумында агроном белгечлеген алган. Икмәк кабул итү предприятиесендә, ярдәмче хуҗалыкта баш агроном ­булып эшләгән. 
Ул 1999 елның декабрендә ар­миягә чакырыла. Вадим Омски­ның өйрәнү үзәгендә укыганнан соң, Псковка, таныл­ган 76нчы гвардия һа­ва-десанты дивизиясенә –  Россия гаскәрләренең элиталы частенә җибәрелә.
– Мин бик теләп хезмәт иттем. ­Хокукый тәрбия бирүгә, хәр­би дисциплинага, гомуми физик һәм десант әзерлегенә, сикерү күнегүләренә күп вакыт бүлеп бирелде. Маскировка, су һәм ут каршылыкларын булдыру күнекмәләрен үзләштердек һәм камилләштердек. Аннары контракт буенча Чечняда хезмәт иттем. Хасавюрт, Терек – Чечняның икенче төркеме, – дип искә ала 20 ел элек булган вакыйгалар турында Вадим Васин. 

Чечняда хезмәт итү ва­кытының бер көне өч көн булып исәпләнгән, әмма бу ярты ел, тыныч вакытта да бу аз түгел, аңа мәңгелек кебек ­тоелган.

Армиядән соң туган шә­һәренә кайткан һәм янә гражданлык вазифасына – эшләрне стратегик планлаштыруга, кырларны көндәлек контрольдә тотуга керешкән.
Ун ел элек гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләргә тәкъдим иткәннәр, бик теләп риза булган. Биредә дә шулай ук хезмәт итәргә, үз бурычларыңны үтәргә, шәхси составны устав тәртибен төгәл һәм тайпылышсыз үтәүгә юнәлдерергә кирәк.

Янгын сүндерүчеләр граж­даннарның гомерен һәм сәламәт­леген саклауга юнәл­дерелгән про­­филактик әң­гәмәләргә күп вакыт­ларын бүлеп бирәләр, шуңа күрә дә үз округларындагы һәр йорт­ны, барлык кешеләрне дә танып беләләр.

– Ялгыз, өлкән яшьтәге гражданнар һәм күп балалы гаиләләр яшәгән 77 торак йортка февраль аенда район башлыгы ярдәмендә янгын хәбәриткечләр сатып алдык һәм урнаштырдык, – дип уртак­лашты Вадим Владимирович. – Шулай да янгыннар булмас, дип өметләнәм. Хәбәриткеч – янгын чыкканда игътибарны җәлеп итә. Куркынычлылык булган очракта алар кешеләр гомерен саклап кала ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев