Якыннарына бәхет  тели
Кешеләр

Якыннарына бәхет тели

Матур кояшлы көннәрдә күңел саф һавага тартыла, һәм шәһәрле Фирүзә Арифуллина чаңгысын кия дә Җиңү паркындагы трасса буенча, табигатькә, йөрәкне җилкендергән кышкы суыкка хозурланып, чаба.

(Тәтеш, 23 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Галина ТАҖЕТДИНОВА, фото Арифулиннарның гаилә архивыннан). “Спортны, хәрәкәтне яратам, җәен скандинавия йөреше белән шөгыльләнәм”, – ди Фирүзә Зиннәтулла кызы. Активлык, рух күтәренкелеге һәм тирә-юньдә булган бар нәрсәгә битараф булмау – әлеге сыйфатлар аңа яшь чактан ук хас булган. 

Ул Чүпрәле районының авыл мәктәбендә комсомол оешмасы секретаре була, аны тәмамлаганнан соң сәләтле укучы башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. Менә шул чакта аны педагогия институтын укып чыгып, туган җиренә кайткан авылдашы Рөстәм күреп ала. Мондый кызны кулдан ычкындырырга ярамый – яшь егет шулай уйлый һәм озакка сузмый Фирүзә белән таныша. Ул да кара чәчле чибәр егеткә уңай хисләр белән җавап бирә. “Аны урладым. Ризалык белән, әлбәттә, – дип елмаеп искә төшерә Рөстәм Иният улы. – Узган елны алтын туебызны билгеләп үттек”.

Диплом алган белгечне комсомол юлламасы буенча Казахстанга җибәрәләр, һәм Фирүзә, ир белән хатынның бөтен тормышындагы кебек, әйтерсең лә энәдәгә җептәй, яраткан ире белән таныш булмаган якларга чыгып китә. Яшь хатын-кыз тиз ияләшә, мәктәпкә секретарь-машинистка булып урнаша, өйләрендә җылы гаилә учагы булдыра, беренче уллары Радик та монда туа. Кызлары Лилия инде Үзбәкстанда якты дөньяга аваз сала, Арифуллиннар анда бернихәтле вакыт үткәч күченәләр. “Алмалык шәһәрендә – республиканың төсле эре металлургия үзәгендә үз тормышыбызны кора башладык, анда яшь белгечләр күп таләп ителде, – дип сөйли Фирүзә Зиннәтулла кызы. – Ирем башта мәктәптә укытты, укучыларның саны ике меңгә кадәр җитте, аннары аны завуч итеп күчерделәр һәм озакламый – директор. Мин китапханәче булып эшли башладым, читтән торып укыту хокукы белән китапханә эше буенча мәдәният институтын тәмамладым”.
Югары ка­тегорияле китапханәчегә мәктәптә укучы кыз­ларны хезмәт дә­ресләрендә йорт эш­ләренә өйрәтү ошый – әлеге фәннең мөһимлеген яңадан бәяләү читен. Моны Фирүзә балачактан төшенә, әнисенең ничек итеп теләсә нинди ризыкны оста итеп әзерләвен күреп, кыз игътибар белән күзәтә һәм тегә дә, чегә дә белгән хуҗабикә артыннан кабатларга тырыша. “Ризык күңел җылысы белән әзерләнергә тиеш, төрлелек һәм файдалы булуы әһәмиятле”, – дип басым ясый тәҗрибәле педагог, аның кызы да моны күз уңында тота.

Гаилә Үзбәкстанда 20 елдан артык яши, әмма безнең шәһәрдә – тагын да күбрәк, бирегә Рөстәм Иният улын РОНО мөдире вазифасына юллыйлар. Фирүзә Зиннәтулла кызы башта социаль яклау бүлегендә эшли, аннары аны район администрациясенә оештыру бү­­легенең әйдәп баручы белгече итеп күчерәләр. Җаваплы һәм төгәл белгечнең барлык документлары үрнәк тәртиптә була, теләсә нинди документны күзен йомып та таба алган, намуслы хезмәте өчен бирелгән мактау бүләкләре дә шул хакта сөйли.

Күптән түгел күркәм юбилеен билгеләп үткән мөлем ханым тик утыруны белми – якыннарын төрле тәмле ризыклар пешереп сыйлый, фатирдагы уңайлы бүлмәләр чис­талыктан балкый, саф һавада йөрергә, әле тагын – җирдә эшләргә – йортлары янәшәсендәге бакчада яшелчәләр ­үстерергә ярата.
Яраткан хатын, әни, әби якын кешеләренең кайгыртуын тоеп яши. Балалары һәм оныклары Казанда яшәсә дә, алар әти-әниләре янына еш кайтып йөриләр һәм Фирүзә Зиннәтулла кызы һәр иртәдә телефоннан “әнкәй, үзеңне ничек хис итәсең?” дигән сүзләрне ишетә, ә ул Аллаһыдан бары бер нәрсәне сорый – якыннары сәламәт һәм бәхетле булуын.
 


Нет комментариев