Ярдәмчел кешеләр булыша
Тәтеш районы Иоково авылында яшәүче Алексей Антонов безне чираттагы хаты белән сөендерде.
(Тәтеш, 28 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Татьяна КУЗНЕЦОВА). “Күңелгә якын кешеләр булуы шатландыра. Алар миңа бәрәңгемне казып алырга, идән астына саклауга салырга булыштылар. Өйдә уңайлыклар юк, мич утын белән ягыла. Узган елларда ярган утын сатып ала идем, ә быел бертуганымның улы белән килене яшелчә бакчасында үскән талларны кистеләр”, – дип яза Алексей Федорович.
Күптән түгел генә аның янында янгын инспекциясе вәкилләре булган, алар күрсәтмә буенча электр чыбыгы челтәре, розеткалар, өзгечләр һәм лампочкалар өчен патроннарны яңарту таләп ителгән. Боларның барысы да Жуково авыл җирлеге башлыгы Николай Сапожников тырышлыгында сатып алынган. Аның катнашы ярдәмендә һәм электриклар Николай Кудашов, Леонид Торгайкин һәм Валерий Понедельников булышлыгында күрсәтмә үтәлгән.
Алексей Федорович Жуково Саклык банкы бүлекчәсе хезмәткәре Нина Алексееваны да ягымлы һәм ярдәмчел кеше буларак билгеләп үтә.
Авылда кибет юк, әмма пәнҗешәмбе саен автолавка килә, һәм өлкән яшьтәге ир-ат аннан икмәк-күмәч, сөт ризыклары, ярма хәстәрен кайгырта. Иоково ФАП мөдире Алексей Волков Тәтешкә барганда пенсионерга дарулар һәм яңа кайтарылган азык-төлек сатып алып кайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев