Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Йокыдан иртә тору, исем сайлау һәм бәхет турында: күп балалы гаилә ничек яши

Тәтештә яшәүче Дмитриевлар дүрт бала: өч малай һәм бер кыз тәрбияли.

(Тәтеш, 13 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова). Владимир белән Еленаны 14 ел элек уртак дуслары таныштырган. “Ничектер шунда ук бер-беребезгә кызыксыну уянды. Мин ике ел тәкъдим ясаганын көттем. Һәм менә, беренче апрельдә, шалтыратты да ЗАГСка чакырды, шаярта дип уйладым, киресенчә булып чыкты. Тормыш юлыннан 12 ел инде иңне-иңгә куеп атлыйбыз. Әлеге вакыт эчендә төрлесе булды, әмма килешмәүчәнлекләр безнең араны ныгытты гына”, – ди Елена. Хәзерге вакытта ул декрет ялында, шуңа күрә гаиләне тәэмин итү тулысынча Владимир җилкәсенә төшә. Ул Тәтеш элеваторында тракторчы булып эшли.

Өченче сабыйлары туу­га гаилә зур йорт сатып ал­ган. Шулай булгач, алар бүгенге көндә уңайлы шартларда яшиләр. “Ана капиталын без беренчел взнос буларак файдаландык. Ә дүртенче сабыебыз туганнан соң дәүләт безгә ипотека процентларын кап­лар өчен 450 мең сум акча бүлеп бирде. Калган сумманы – үзебез түлибез”, –  дип аңлаталар Дмитриевлар. Аларның көне  иртәнге 6да башлана. Беренче булып сабыйлары: ике яшьлек Артем белән җиде айлык Виталий уяна. Алар инде өйдәгеләрнең барысын да аякка бастыра, бернинди будильник кирәкми икән! Балаларның олысы Владиславка тугыз яшь, ул инде шактый үскән, шуңа күрә мәктәпкә мөстәкыйль рәвештә җыена. Ә менә алты яшьлек Евангелина һәм Артемны балалар бакчасына җыендыру әтисенең ярдәменнән башка гына барып чыкмый. “Эш көннәрендә, иртән­ге сигезенче яртыда без икәү: мин һәм кечкенә улым гына калабыз. Шулай да моңсуланып утырырга вакыт юк. Мин төшке аш әзерләгән арада Виталька уенчыклар белән мавыга”, –  дип уртаклаша Елена. Кагыйдә буларак, көндезге сәгать икеләргә өйдә тәртип урнаштырылган, һәм хәтта кичке аш та әзер. Бу вакытка Владислав мәктәптән кайта, һәм алар әнисе белән бергә өйгә бирелгән биремнәрне эшлиләр, ә алтынчы яртыда калганнарының барысы да кайта. “Бу иң шау-шулы һәм күңелле вакыт: балалар көн барышындагы тәэсирләре белән уртак­лаша башлыйлар”, – дип билгеләп үтәләр Дмитриевлар. Ял көннәрендә гаилә вакытны саф һавада уздырырга тырыша.

“Әнигә без өчәү, мин – олысы. Ирем дә шулай ук күп балалы гаиләдән, алар бишәү. Ирем һәрчак күп балам булуын телим, дип әйтә иде. Гаиләбездә алар дүртәү булыр дип уйламаган да идем, иң күбесе – өч. Ике улыбыз һәм кыз тугач, ирем икенче кызыбыз булуын теләде, шул елны безнең дүртенче нарасыебыз якты дөньяга аваз салды”, – дип елмаеп сөйли Елена. 

Ир белән хатын бер ел элек балалар алып кайту хакында бүтән уйламыйбыз әле дип әйтергә теләгән булырлар иде, ә хәзер, кайчакларда, тагын бер кыз булса әйбәт булыр иде, дип уйлап ­куялар икән.

Рәсемдә: Күп балалы Дмитриевлар гаиләсе./ФОТО ГАИЛӘ АРХИВЫННАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев