Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләр

Үзенең эшен кызыклы һәм кирәкле дип саный

Тәтешле Земфира Садыйкова – шәһәрнең торак-коммуналь өлкәсендә хезмәт куя.

(Тәтеш, 21 март, "Тәтеш таңнары", Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы) ). Коммуналь эшчәннәр турында сөйләгәндә, без барыннан да ешрак слесарь, ишегалды җыештыручы, сантехник, яшеллек үстерүче, кар чистарту машинасы шоферын, тормышыбызны уңайлырак итүче һәм җылы рәхмәт сүзләренә лаек башка эшче белгечлектәге кешеләрне күз алдына китерәбез. Әмма әлеге системада үз хезмәтенең осталары бар, алардан башка теләсә кайсы предприятие дә эшли алмый. Земфира Садыйкова – шундыйларның берсе, ул март аенда үзенчәлекле юбилеен – шәһәрдәге ТКХда бухгалтер булып эшли башлавына унбиш ел тулуын билгеләп үтте. 

“Икътисадчы булырга ниятләвем уйламаганда барлыкка килде, ләкин уку барышында моның күңелемә якын икәнлеген аңладым, – дип сөйли Земфира Харис кызы. – Дип­лом алгач, белгечлегем буенча авыл хуҗалыгы предприятиесенә эшкә киттем. Берникадәр вакыттан соң, мине ТКХ МППга аны үзгәртеп төзү белән бәйле, башта берьюлы ике урында эшләүне күз уңында тотып, ярдәм итәргә чакырдылар, аннары даими рәвештә ­урнаштым”. 

Тәҗрибәле белгеч сайлаган һөнәренең барлык нечкәлекләрен һәм алымнарын үзләштерергә өйрәткән остазы Ирина Алексеева турында олы ихтирам белән сөйли. 

Предприятие тагын берничә тапкыр үзгәртеп төзү тәртибен уза, һәм квалификацияле баш бухгалтер махсуслаш­тырылган документларны тагын бер тапкыр яңадан өйрәнә. Мондый һөнәр һәркемгә дә туры килми. Аның өчен тырышлык, түземлек, һәр нәрсәгә игътибарлы булу, зур күләмдәге мәгълүматлар белән эшләү, аны анализлау һәм гомумиләштерә алу таләп ителә. Ә отчет вакытларында, безнең язма герое раслаганча, бер эшкә озак вакытлар дәвамында игътибарны юнәлдерә белү сәләте бик әһәмиятле. 

“Бүгенге шартларда финансны да белергә, юрист та, эколог та, планнар төзүче дә булырга кирәк, – ди Земфира Харис кызы. – Җаваплы вазифа мине алгарышта тота, белемне үстереп тору, тагын да киң күләмдәге бурычларны үтәү һәм, ахыргы чиктә, кызыклы һәм төгәл эшләү зарурилыгын өстен куя”.

Әлеге ханым 40 кешедән торган коллектив хакында хөрмәт белән сөйли, алардан башка шәһәребезнең тормыш-көнкүреш эшчәнлеген күз алдына да китереп булмый, шуның өчесе – Заһир Хәйретдинов, Николай Пронин, Любовь Назарова – предприятиегә нигез салынган көннән алып эшлиләр. “Безнең хезмәт – һәркемнең күз алдында, – ди Земфира Садыйкова. Төп эшебез – чүп-чар җыештыру һәм торак фондны карау. Саннар үзләре үк әйтеп торалар: шәһәрдә безнең баланста 80 контейнер мәйданчыгы исәпләнә, бер ел эчендә 20 мең кубометр чүп чыгарабыз, 94 күпкатлы йортка хезмәт күрсәтәбез”.
Ял итүгә килгәндә, Земфира яшерми – эш турында һәрдаим уйлый икән. 

“Земфира Харис кызы – намуслы, төгәл белгеч, үз эшенең остасы, – дип тасвирлый аны предприятие җитәкчесе Анатолий Полозов. – Без бухгалтерыбызны игелекле, ярдәмчел, үзенең коллективына тугрылыклы булганы өчен югары бәялибез”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев