Безнең республика клиник хастаханәсенә коронавирус белән зарарланган кешеләр китерелү очрагы күзәтелмәгән
Республика клиник хастаханәсендә әлеге мәгълүмат бик үк дөрес түгел, дип белдерделәр һәм куркып калмаска өндәделәр.
(Тәтеш, 17 март, “Тәтеш таңнары”). Татарстаныбыздагы республика клиник хастаханәсендә дәвалау учреждениесенә коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр китерелүе хакындагы хәбәрне кире кактылар. Хастаханәнең матбугат сәркатибе “Татар-информ” агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Төрле чыганакларда республика клиник хастаханәсенә коронавирус белән чирләүче кешеләр китерелүе турындагы хәбәрләр тарала башлаган.
“Бу хәбәр дөрес түгел, ялган. Хөрмәтле Татарстан халкы һәм республикабыз кунаклары! Зинһар өчен куркуга төшмәгез – республика клиник хастаханәсе гадәти тәртиптә эшли”, – диделәр сәламәтлек саклау учреждениесендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев