Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Эксперт: Бәйрәмнәрдән соң Covid-19 белән авыручыларның артуы ихтимал

Башланган вакцинация һәм иммунитетка ия кешеләр катлавы авыруның кискен артуына китермәс дип әйтергә мөмкинлек бирә, дип белдерде Тимаков.

(Тәтеш, 11 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганнан соң Россиядә коронавирус белән авыручылар саны артырга мөмкин. Бу хакта «Лидер-медицина» медицина үзәгенең баш табибы, педиатр-инфекционист Евгений Тимаковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Эксперт сүзләренә караганда, авырулар саны Мәскәүдә дә, бөтен Россия буенча да артачак. Әмма башланган вакцинация һәм иммунитетка ия булган катлау булу кискен арту тудырмас дип фаразларга мөмкинлек бирә.

«Без Яңа ел бәйрәмнәреннән соң Мәскәүдә генә түгел, бөтен Россия буенча авыручылар санын күрәчәкбез. Шулай ук авыруларның артуы курорт шәһәрләрендә дә булачак, чөнки кешеләр аннан инфекция алып китеп кенә калмыйча, аны шунда алып та киләләр. Ләкин халыкның бер өлеше үз иммунитетын формалаштырганлыктан, авырулар санының артуы зур булмас дип өметләнәм», - диде белгеч. Аны  «Татар-информ» хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев