Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Коронавирус турында «фейк хәбәрләр» тараткан өчен штрафлар каралганын искәртәләр

Ведомствода әйтүләренчә, дөрес булмаган мәгълүмат тараткан өчен җаваплылык шуннан соң килеп чыккан нәтиҗәләрнең авырлыгына бәйле булачак.

(Тәтеш, 20 март, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Эчке эшләр министрлыгы «фейк хәбәрләр» тараткан өчен административ штрафлар турында искә төшерде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомствода әйтүләренчә, дөрес булмаган мәгълүмат тараткан өчен җаваплылык шуннан соң килеп чыккан нәтиҗәләрнең авырлыгына бәйле булачак.

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Татарстандагы хәлләр турында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар ешрак күренә.

Эчке эшләр министрлыгы массакүләм мәгълүматны ирекле таратудан явызларча файдалану турындагы маддә нигезендә штрафлар каралган, дип кисәтә.

Мондый мәгълүмат гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә, мөлкәтенә зыян китерүгә, җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыкны массакүләм бозуларга куркыныч тудырса, тормыш өчен мөһим объектлар, кредит һәм транспорт оешмалары эшчәнлегенә комачаулык тудыруга куркыныч тудырса, штраф күләме түбәндәгечә тәшкил итәчәк:

гражданнар өчен - административ хокук бозу предметын конфискацияләү белән яки аннан башка 30-100 мең сум,

вазифаи затлар өчен - 60тан 200 мең сумга кадәр,

юридик затлар өчен - административ хокук бозу предметын конфискацияләү белән яки аннан башка 200 меңнән 500 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев