Коронавирусның иң куркыныч симптомнары билгеле
Госпитализация кирәк булган иң мөһим симптом - тын бетү, ди табиб.
(Тәтеш, 1 декабрь, “Тәтеш таңнары”). «Россия 1» телеканалы эфирында табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников COVID-19 авыруы вакытында кеше хастаханәгә салынырга тиешле иң куркыныч симптомнарны санап чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Госпитализация кирәк булган иң мөһим симптом — тын бетү. Гадәттә, COVID-19 вакытында тын кысылу җиденче-сигезенче көндә барлыкка килә. Әмма тын алалмау белән бәйле проблемалар беренче чорда ук булса, бу куркыныч билге булып тора», — диде табиб.
Аның сүзләренчә, температура 38 градустан югарырак булганда гына табиб чакырырга һәм госпитализация таләп итәргә кирәк.
«Без авыруның үзен түгел, ә симптомнарны дәвалыйбыз. Әгәр симптомнар юк икән, нигә сез хастаханә койкасына ыргыласыз?» — диде Мясников.
«Әгәр сез сусасагыз, күзләрегез эчкә батса, телегез кипсә, бәвел бик аз булса, димәк, сез организмдагы сыеклыкны югалтасыз, бөерләрегез белән проблемалар бар һәм, әлбәттә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип өстәде Мясников.
Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев