Республикада 11 мең кеше коронавирустан түләүсез дарулар алган
Түләүсез препаратларны коронавируска үткәрелгән ПЦР-тестлары расланган татарстанлыларга гына түгел, ОРВИ симптомнары булган яки вируслы пневмониядән интеккән пациентларга да бирәләр.
(Тәтеш, 14 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда 11 меңгә якын кеше яңа коронавирус инфекциясеннән түләүсез дарулар алган. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бүгенге көндә Татарстанда 11 меңгә якын кешегә даруны өйләренә китереп бирделәр», — дип искәртте спикер.
Фәридә Яркәева билгеләп үткәнчә, бушлай препаратларны коронавируска үткәрелгән ПЦР-тестлары расланган татарстанлыларга гына түгел, ОРВИ симптомнары булган яки вируслы пневмониядән интеккән пациентларга да бирәләр. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
фото6 Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев