Республикада өч хатын-кыз һәм ике ир-ат коронавирус корбаны булган
Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле республикада 278 кеше үлгән.
(Тәтеш, 2 февраль, «Тәтеш таңнары»). Татарстанның тагын биш кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булды.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы теркәлде <...>», - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Ковидтан 1946, 1972 һәм 1981 елларда туган өч хатын- кыз, шулай ук 1955 һәм 1976 елларда туган ике ир-ат вафат булган.
Министрлыкта үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, вирус идентификацияләнгән, диделәр.
Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 278 татарстанлы яңа инфекциядән үлгән.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/02-02-2021/tatarstanda-ch-hatyn-kyz-m-ike-ir-at-koronavirus-korbany-bulgan-5803484
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев