Республикада Covid-19 инфекциясе йоктыруның тагын 91 очрагы ачыкланган
Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.
(Тәтеш, 10 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Узган тәүлек эчендә тагын 91 татарстанлы коронавирус инфекциясе йоктырган. Биш очрак читтән кертелгән, 86 очрак элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
91 очракның 53е Казанга туры килә. Антирейтинг өчлегенә шулай ук Аксубай районы да керде — анда тугыз кеше һәм Чаллыда сигез кеше авыру йоктырган.
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 14 183 тапкыр куелган. Бу вакыт эчендә 11 023 кеше дәваланган, шул исәптән 120се — узган тәүлектә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев