Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.
(Тәтеш, 10 май, «Тәтеш танңары»). Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе 34 татарстанлыда ачыкланган. Аларның берсе вирусны республикадан читтә йоктырган, калганнары — элемтә юлы белән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«19 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 15 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.
10 майга алынган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле Татарстанда 20 808 кешедә Covid-19 инфекциясе ачыкланган. 17 723 кеше сәламәтләнгән.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/10-05-2021/tatarstanda-covid-19-infektsiyasene-tagyn-34-ochragy-achyklangan-5822656
фото: Татар-информ
Нет комментариев