Республикада Covid-19 инфекциясеннән тагын өч кеше үлде
Коронавирус COVID-19

Республикада Covid-19 инфекциясеннән тагын өч кеше үлде

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 144 үлем очрагы теркәлгән.

(Тәтеш, 3 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч кеше үлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вафат булганнарның өчесе дә ир-атлар, алар 1943, 1957 һәм 1965 елларда туган.

Барлык очракларда да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча билгеләнгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан 144 үлем очрагы теркәлгән.

Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: Татар-информ


Нет комментариев