Республикада Covid-19 инфекциясеннән уналтынчы кеше үлде
Коронавирус COVID-19

Республикада Covid-19 инфекциясеннән уналтынчы кеше үлде

Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең 42 очрагы ачыкланган.

(Тәтеш, 29 июнь, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда пациентның коронавирус инфекциясеннән үлүенең уналтынчы очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 1957 елда туган ир-ат Чаллыда яшәгән. Аны шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә 22 июньдә китергәннәр. Авыруда ике яклы пневмониянең авыр формасы диагнозы булган. Ир-атның хроник авырулары һәм йөрәк-кан тамырлары өзлегүләренең югары куркынычы булган.

«Үлем 25 июньдә яңа коронавирус инфекциясе фонында үпкә артериясе тромбоэмболиясе нәтиҗәсендә булган. Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диде Галимова.


Нет комментариев