Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.
(Тәтеш, 31 май, «Тәтеш танңары»). Татарстанда яңа коронавирус белән авыруның 30 яңа очрагы теркәлгән, аларның 1се - читтән кертелгән, 29ы башка авырулар белән аралашканда йоктырылган.
«21 кеше хастаханәгә салынган, 9 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
31 майга Татарстанда Covid-19 вирусының 21 484 очрагы теркәлгән.
Барлыгы 18 490 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 44 кеше узган тәүлектә.
фото: Татар-информ
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/31-05-2021/tatarstanda-koronavirus-bel-n-tagyn-30-keshe-avyrgan-5825218
Нет комментариев